"Интернет челтәрендә "кротовуха" төнәтмәсе турындагы бәхәсләр тынмый. Без дә бу темадан читтә кала алмадык. Белгечләребездән мондый "эчемлек"нең никадәр куркыныч булырга мөмкинлеге турында сораштык”, – дип яза ведомство үзенең телеграм-каналында.
Белгечләр кисәтүенчә, сукыр тычкан бөҗәкләр белән туклана һәм шуның аркасында бик еш суалчаннар йоктыра. Мускулларында шулай ук трихинелла – йомры суалчаннар да булырга мөмкин, аларны исә микроскоп ярдәмендә генә күрергә мөмкин, ә эчәклекләрендә трематодалар – яссы суалчаннары булуы бар.
Моннан тыш, сукыр тычканда тасмасыман суалчаннар да табыла, диләр Роспотребнадзорда.
Сукыр тычканнарда тагын башка паразитлар да очрый. Димәк, алар куркыныч инфекцияләрне таратучылар да. Әйтик, кешегә күчә торган туляремия инфекциясен.
Ә спирт бу паразитларны берничек тә юк итә алмый. Шул рәвешле “кротовуха” бик куркыныч. Ул җитди авыруларга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Бездә кеше әйткәнгә генә эчеп “дәваланучылар” бар анысы. Күптән түгел генә чебен гөмбәсенең модага керүен язган идек. Белгечләр аны да белер-белмәс кулланмаска чакыра. Дару урынына агу булып куюы бар. Бу очракта да интернеттагы расланмаган киңәшләргә алданырга кирәкми. Сәламәтлегегез какшаса, табибка барыгыз! Төнәтмәләр кулланыр алдыннан да белгечләр белән киңәшләшегез.
Роспотребнадзор социаль челтәрләрдә таралып, популярлашып киткән “кротовуха”ның сәламәтлек өчен куркыныч булуын кисәтә. Бу спиртлы төнәтмә имештер үлгән сукыр тычканнан әзерләнә.
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар