16+

Сәясәтчеләр балалар кебек – тавышлары чыкмый икән, димәк...

Сәяси афоризмнар

Сәяси афоризмнар

Сәясәтчеләр һәркайда да бертөрле: алар елга булмаган җирдә дә күпер салырга вәгъдә бирә.
Никита Хрущев.

Сәясәтчеләр гади кешеләргә күп игътибар бирә, әмма бу игелек түгел. Этләр дә, мәсәлән, бетләргә күп игътибар бирә.
Патрик О’Рурк.

Сәясәтчеләр балалар кебек – тавышлары чыкмый икән, димәк, нидер майтарганнар.
Вильгельм Швебель.

Ялган дөреслек булып ишетелсен, үтерү казаныш кебек тоелсын һәм һаваны тотып карап булсын өчен сәясәт теле кирәк.
Джордж Оруэлл.

Сәясәттә иң кыйммәтле нәрсә – кыска хәтер.
Джон Гэлбрейт.

Акыллы булырга кирәкле вакыттан соң ун ел узгач, сәясмән искиткеч дәрәҗәдә акыллы була.
Ллойд Джордж.

Әлеге вазгыятьнең сәяси институтлары тәэсирендә кайвакыт башкалар фикере белән дә исәпләшергә туры килә.
Уинстон Черчилль.

Чын сәясәт фактларга игътибар итмәүдән тора.
Генри Адамс.

Иң уңышлы сәясмән – тапталган фикерләрне кычкырыбрак кабатлый торган кеше.
Теодор Рузвельт.

Яхшы сәясәтче футбол тренеры кебек: уенны аңларлык дәрәҗәдә акыллы, аңа әһәмият бирерлек дәрәҗәдә ахмак булырга тиеш.
Юджин Маккарти.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading