16+

Сәйдә Аппакова: «Әгәр белгәнеңне өйрәтмичә үлеп китсәң, кабер газабыңның иң авыры булыр»

Районнан мөслимәләр, мөселманнар җыеласы килсә, шуңарга бу йорт хезмәт итә

Сәйдә Аппакова: «Әгәр белгәнеңне өйрәтмичә үлеп китсәң, кабер газабыңның иң авыры булыр»

Районнан мөслимәләр, мөселманнар җыеласы килсә, шуңарга бу йорт хезмәт итә

Җәмәгать белән укыган намазның савабы 27 тапкыр күбрәк була, диләр. Ә менә җәмәгать белән тыңланган вәгазьнең, үгет-нәсыйхәтнең, үрнәк эшләрне  күреп кайтуның бәрәкәте дә нәкъ шуның кадәрдер ул.

«Күргәзмәлек өчен очрашмадык»

Питрәч районының Иске Шигали авылы мәчетенә, намаз вакыты туры килгәндә, еш тукталабыз. Бу авылда башта җыйнак кына «Наилә» мәчете салынды, аннан янәшәдә хәзрәткә йорт төзеп куйдылар. Безне исә бу юлы шунда ачылган кунак йортына  дәштеләр. «Мәчет – мәчет урынында, аш-су залы аерым булырга тиеш», – ди гаилә башлыгы Салихҗан абый. Кәлимуллиннар гаиләсе шул сүзләрдән соң шушы эшкә тотына.

– Аллаһның рәхмәте белән, биш ел элек мәчет төзелде. Хәзрәт читтән китерелгәч, аңа йорт та салынды. Ураза вакытлары, корбан айлары җитте. Каядыр мәҗлесләр үткәрергә кирәк – урыныбыз юк. Палаткалар куеп, ифтарлар, Корбан ашлары үткәрдек. Бүген шушы йортны кунак йорты, ифтар йорты, аш-су йорты дип тә атыйлар. Шуны салырга ниятләдек. Балалар тырышты, быел дүрт-биш ай эчендә салып чыктылар, – дип сөйли шушы мәҗлесне оештыручы хаҗия Наилә апа. – Районнан мөслимәләр, мөселманнар җыеласы килсә, шуңарга бу йорт хезмәт итә. Халык белми дә безнең хакта. Аннан соң бу Шигали – урыс авылы, биредә дә килгән татарлар саны арткан. Хәзер 127 татар гаиләсе бар.

Наилә апа Кәлимуллина Шигали авылының тарихын яхшы белә. Безгә дә ул аны бәян итте. Әүвәлге чорда биредә татарлар яшәгән, аннан гына аерым рус кешеләренә бүләк ителеп бирелә бу җирләр. Наилә апага да бу авыл бик яхшы таныш. Алар биредә 70нче еллар уртасында йорт сала. Наилә апаның ниятләре изге.
– Татар гаиләләрен дә, мәктәп балаларын да, шушында яшәүче мөселман халкын мәчеткә тарту йөзеннән чакыру бу. Мәчет бар дип кенә, бөтенесе дә киләм дип тормыйлар әле. Халыкка ниндидер гыйлем кирәк. Аларны бирегә тартасы иде. Шул гыйлем алу йөзеннән оештырырга булдык. Алданрак ирләрне чакырдык.

Хатын-кызлар өчен дә оештырдык. Бу тулы бер цикл, халык бик сорый. Шуның өчен бер айдан соң тагын вәгазь мәҗлесе үткәрәбез. Әлһәмдүлилләһ, үзебезнең Сәйдә апа Аппакованы чакырып, аңардан вәгазьләтәсем килде. Агарту эшләре гыйлем эстәү өчен оештырыла. Күргәзмәлек, ашау-эчү дә түгел, бары Аллаһының ризалыгы өчен үткәрелә. Халык шушыннан гыйлем алып китсен иде. Агылсын иде мәчетләргә. Мәчеткә йөрсәләр, авылга наркомания дә керми, эчүчелек тә булмый, тәртип була. Намазлы, дин белемен алган кеше күңеленә яктылык кертә, иман нуры өстәлә, – ди Наилә Минзаһит кызы.

Безгә әхлак җитми

«Тузмый торган бүләк» китабы авторы, вәгазь остасы  Сәйдә апа Аппакова  да бирегә шатланып килгәнен әйтә. «Бик шатлыклы мәҗлескә килдем. Мәчет ул – гыйбадәт йорты. Мәчеткә кеше теләк теләргә, гыйбадәт  кылырга килә. Ә менә бу биналар дөрес салынган, хәзерге заман таләпләре буенча. Мин 35 елдан артыграк шушы халык белән аралашып йөрим, – дип сөйли Сәйдә абыйстай. – Дин кагыйдәләре өйрәтелмәгән, бер кеше дә вәгазьләрне ишетмәгән заманнардан бүгенгә кадәр килеп җиттек.

Муллалар мәчеттә сөйлиләр. Абыстайларыбыз тырыша, балаларны укыталар. Коръән  мәҗлесләре уза.

Ә менә әдәп-әхлак, тәртип-хөрмәт турында әлегә безнең тыелып торган шикелле сизелә. Элеккеге вакытта әдәп-әхлак беренче урында иде, аннан гыйлем эстәү иде. Әмма әдәп-тәртип өйрәтелмәгәнгә күрә, мин үземә шундый максат алдым. Ни өчен дигәндә, мулла кыйнап хатынын хастаханәгә кертә, профессор уң кулы белән борынын сеңгереп, костюмына  сылый. Бу безнең әдәбебезнең түбән дәрәҗәдә булуын аңлата».

Белгәнеңне өйрәт

Сәйдә Аппакованы сәгатьләр буе тыңларга мөмкин. Без зур тарихлы милләт, үрнәк халык булып яшибез икән, үзебездән соң булган балаларыбызга  өйрәтергә тиешбез. Абыстайның һәрбер җөмләсе йөрәккә үтеп керерлек.

– Хәдистә, әгәр белгәнеңне өйрәтмичә үлеп китсәң, кабер газабыңның иң авыры булыр, диелә, – дип сөйли Сәйдә абыстай. – Торт пешерә беләсең икән – аны өйрәт, токмач кисә беләсең икән – аны өйрәт. Иманлы абыстай башта мәҗлесләрдә Коръән укый. «Мәрҗани» мәчетенең беренче имамы Әхмәтзәки хәзрәт болай өйрәтте: «Коръән укыганда тиз тотыгыз, чөнки анда  дүрт кеше булырга мөмкин. Йөрәге авырт­кан кеше, астмалы кеше, боелыгы тотмаган кеше һәм поездга ашыккан кеше. Шуларның берсе «кайчан Коръән укып бетерерләр» дип әйтсә,  укыганыгыз җилгә очар, туган көндә утырып кайтырсыз», – диде. Шуңа күрә Коръән уку тиз тотыла, ә вәгазьне 5-6 сәгать сөйләсәң дә була. Вәгазьдә чыгып бала имезергә, тәһарәт алып  керергә була.

Мондый мәҗлесләрдән чын мәгънәсендә үзгәреп кайтасың, күңелең дә, фикерләрең дә ныгый. Әле без – вәгазьгә мохтаҗ халык. Наилә апаны күпләр Ак әби дип атый. Ак әби чакырган әлеге дини-агарту чарасында әнә шундый нәсыйхәтләр дә тыңладык, йөзек кашы булган моңлы кызыбыз Сәйдә Мөхәмммәтҗанованың мөнәҗәтләрен дә ишетеп нурландык. Наилә апа үзе дә бик  яхшы итеп дингә өндәү, «Соңармаска кирәк үзгәрергә» дигән теләк белән шигырь укыды.

Һәммәбезгә дә Сәйдә Аппакованың «Тузмый торган бүләк» китабын өләштеләр. Шундый ихлас очрашу булды бу. «Калебне баета торган мондый аралашулар да бик кирәк икән безгә», – дип таралыштык.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading