16+

Табылган әйбер өчен акча сорый алалармы? 

Паспортымны югалткан идем. Аны берәү тапкан, тышлыгында язылган телефон номерымны күргәндер инде, шалтырата.

Табылган әйбер өчен акча сорый алалармы? 

Паспортымны югалткан идем. Аны берәү тапкан, тышлыгында язылган телефон номерымны күргәндер инде, шалтырата.

Паспортымны югалткан идем. Аны берәү тапкан, тышлыгында язылган телефон номерымны күргәндер инде, шалтырата. Паспортны тапкан өчен 5000 сум акчалата бүләк сорый. Тик минем андый акчаларым юк? Миңа нишләргә була? Бу законлымы? 

Айрат Фатыйхов, Казан

Россия Гражданнар Кодексының 227 матдәсе буенча кыйммәтле әйберне, югалган документларны тапкан кеше бу хакта булдыра алганча хәбәр бирергә тиеш. Әгәр дә әйбер транспортта, бина эчендә табылган икән аны шоферга тапшырырга була. Бу очракта югалган әйберне кабул итеп алган зат шул әйбер өчен җавапалылык тота.Әйберне тапкан кеше аны үзендә саклый ала, шулай ук полиция органнарына тапшырырга да мөмкин. Әгәр дә бозыла торган әйбер табылган икән, һәм аны саклау шул әйбер бәясеннән дә кыйммәтрәккә төшсә, аны табучы кеше сатарга, кулланырга хаклы. Шул ук вакытта, саткан акчаны югалган әйбернең хуҗасына кайтырырга бурычлы.   Гражданнар кодексының 228нче матдәсе буенча алты ай эчендә югалган әйбернең хуҗасы табылмаса, ул тапкан кешедә кала. Югалган әйберне табып хуҗасына кайтарган кеше аны саклаган өчен киткән чыгымнарны таләп итә ала. Шулай ук әйбер бәясенең 20 проценты күләмендә бүләк сорарга хаклы. Шулай ук үзара килешү дә мөмкин. Әгәр югалган әйберне тапкан кеше бу хакта беркая хәбәр итмәгән икән, әйберне яшереп калырга тырышса, ул чакта ул бүләк таләп итә алмый. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading