Фигуралы шууда тагын бер татар кызы – якташыбыз Диана Мөхәммәтҗанова юниорлар арасында Илья Миронов белән икенче урынга лаек булды.
Фигуралы шууда татар кызлары армиясе артканнан-арта бара. Хәзер инде милләттәшләребез парлылар арасында да таныла башлады. Туринда узган Гран-при финалында юниорлар ярышында Диана Мөхәммәтҗанова, Илья Миронов белән чыгыш ясап, 184.37 балл җыеп, икенче урынга лаек булды.
Ә менә Владимир Морозов белән Казан кызы Евгения Тарасова пары финалга үтә алмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар