16+

Ташламалы кредит ансат кына биреләме?

Казанда 2007 елдан башлап эшкуарларга ташламалы кредитлар бирү буенча программа гамәлгә ашырыла.

Ташламалы кредит ансат кына биреләме?

Казанда 2007 елдан башлап эшкуарларга ташламалы кредитлар бирү буенча программа гамәлгә ашырыла.

Шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, инде 451 эшкуар 1,6 миллиард сум кредит алган. Әлеге кредитларның процент өлешен капларга шәһәр бюджетыннан 86,8 миллион сум субсидия бирелгән.

Шәһәрнең ташламалы кредитлар бирү буенча программасында «Татсоцбанк» банк-оператор сыйфатында катнаша. Шушы банк урта һәм кече предприятиеләргә, еллыкның 9,5 проценты ставкасында, өч елга кредит бирә. Кредитның максималь күләме – 10 миллион сум. Башкарма комитет кредит килешүенең беренче ике елында ставканың 5 процент өлешен субсидияли.
– Эшкуарларга ташламалы шартларда биш елга арендага муниципаль биналар һәм корылмалар да бирелә. Беренче ике елда эшкуар аренда өчен түләми, ә калган өч елда өлешчә генә түләү алына. Аренда өчен 109 бина бар, – диде Артур Вәлиәхмәтов.

Узган елны ташламалы кредитлар бирү программасы үтәлеше бик үк мактанырлык булмаган, банк та кредитларны «кыскан».
– Беренчел хуплау тапкан 99 заявкадан 39ы гына финиш сызыгына барып җиткән. Абсолют – яхшы сан, әлбәттә. Ләкин меңләгән предприятиеләр арасында нибары 39 кредит булу – бик аз. Программаны гамәлгә ашыру канәгатьләнерлек дип әйтә алмыйбыз, – диде Казан мэры Илсур Метшин. – Мондый ярдәм оештырылмаган башка шәһәрләр белән чагыштырганда әйбәт, әлбәттә. Без андый шәһәрләргә тиңләшергә тиеш түгел.

Казанда хәзер 79 мең урта һәм кече предприятие исәпләнә, 33 мең кеше шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шәһәрнең тулаем территориаль продукты исәбендә урта һәм кече предприятиеләр 37,9 процент өлешне били. Узган ел урта һәм кече предприятиеләрдән Татарстан башкаласы бюджетына 3,32 миллиард сум салым түләүләре кергән. Бу – барлык салым керемнәренең 29,4 проценты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading