54нче бакчадан Аслан Миргаязов сайлап алу турында Гран-при яулаган булган. Җиңәргә өйрәнгән инде ул. Үзе сөйкемле, үзе терекөмеш бөртеге кебек тере бу малай сәхнәгә чыккач, күпләр «Конкурсны үткәреп торасы да юк. Җиңүче билгеле инде», – дип уйлап куйгандыр. Аслан – сәхнә баласы, анда уйнамый, ә яши. Ләкин кайвакыт артык кыланчыклык та комачаулый икән.
Биш яшьлек Мостафа Закиров 103нче бакчадан. Катнашучылар арасында иң яше. Шуңа кайбер хәрефләрне дә дөрес итеп әйтеп бетерә алмаса да, җиңәргә омтылышы зур. Моны тамашачы да, жюри да бик тиз күреп алды.
366нчы бакчадан Фәрхәт Гарәфиев беренче карашка башка балалардан берни белән дә аерылмый иде. Ләкин аның тәүге чыгышыннан соң ук: «Игътибарыгыз өчен рәхмәт!» – диюе жюри күңеленә хуш килде. Туган телен әйбәт белгән бу малай халкыбызга хас әдәп кагыйдәләренә дә ия икән бит.
Малайлар гына булсалар да, үскәч ир-ат, тормыш тоткасы буласы аларга. Шуңа да җырлатып-биетеп кенә сынап булмый үзләрен. Оештыручылар кызыклы ярышлар да әзерләгәннәр. Малайлар агачка шөреп тә борып керттеләр, тимер кисәкләрен дә тоташтырдылар. Кайбер детальләр артты артуын. Ләкин: «Бу осталарда да була», – дип тынычландырды бәйрәмне алып баручы Ләйсән Антонова. Бу ханым турында берничә сүз әйтеп китми ярамый. Дәрвишләр бистәсендәге Совет районында мәктәптән тыш эшләр тәрбия үзәге хезмәткәре ул. Районда нинди генә чара узмасын, башлап ул чабып йөри. Бүген дә алты малай белән оста дирижерлык итте. Уртак тел табарга җайлырак булсын диптер инде, быел чыгарылыш сыйныфта укучы улын да алып килгән.
Балык тоту беренче карашка гына җайлы икән. Эләгергә тормый ул магнит балык. Шуңа кемнәрнеңдер чиләге бөтенләй буш калды. Ә менә Фәрхәт балыкларның дүртесен дә җай гына каптырды.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Малайларга моны да исбатларга туры килде. Алар гаиләләре белән бергәләп төрле кул эшләнмәләре ясаганнар: кем камырдан калфак-түбәтәй әвәләгән, икенчеләр тәсбих тезгән.
Комментарийлар