16+

Татарча диктанд/т 2020 - офлайн һәм онлайн форматлар коллаборациясе  

26 нчы сентябрь - Казанда 5 нче тапкыр Татарча диктант акциясе үткәрелү көне. Быелгы эпидемиологик ситуация нәтиҗәсендә күпчелек халык диктантны онлайн язды, якынча 150 кеше исә курыкмыйча Казан Федераль Университетының фундаменталь медицина һәм биология институтына җыелды.  

Татарча диктанд/т 2020 - офлайн һәм онлайн форматлар коллаборациясе  

26 нчы сентябрь - Казанда 5 нче тапкыр Татарча диктант акциясе үткәрелү көне. Быелгы эпидемиологик ситуация нәтиҗәсендә күпчелек халык диктантны онлайн язды, якынча 150 кеше исә курыкмыйча Казан Федераль Университетының фундаменталь медицина һәм биология институтына җыелды.  

 «Халкыбызның шушы чарага үзләре теләк белдереп килүләре, шулай оешулары безне бик сөендерә һәм татар теле, дөрес язу проблемаларының, чынлап та, актуаль булганлыгын күрсәтә. Татарча диктант - халыкның язма телен камилләштерүнең бер кызыктыру чарасы гына. Әлбәттә, аның белән генә чикләнеп, татар телен өйрәнеп булмый. Ана телен үстерү буенча безнең әле тагын аерым проектларыбыз каралган», – дигән фикер белән  Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы бүлеште. 

Белемнәрен тикшерергә килгәннәр арасында җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, укытучылар делегацияләре, студентлар, төрле яшьтәге кызыксынучан гражданнар бар иде. Алар бу чарага курыкмыйча ничек килгәннәр соң? 

Инсаф Галиәхмәтов, оештыручы: 

«Халык өйдә ятып туйган, төрле чараларга сусаган. Тик монда аларны, иң беренче чиратта, идея алып килгән дип уйлыйм. Диктант язганнарның барысы да татар теленең тормышына битараф булмаган кешеләр». 

Быелгы диктант буенча искәрмә: 

Бу көнне диктант Татарстанның барлык районында язылды, катнашу теләген 30 ил белдергән. 

Татарстанда диктант мәшһүр язучы Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәре буенча язылды. Текстны укыды – филология фәннәре докторы, татар әдәбияты белгече, язучы Фоат ГАЛИМУЛЛИН. 

Текстны катнашучылар онлайн тыңлады: яздырылган язмада диктантны Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең директоры Илшат ӘМИНОВ, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, депутат Марат ӘХМӘТОВ һәм Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Ленария МӨСЛИМ язды.  

Офлайн-форматта язучы халыкның болай күп булуы планлаштырылмаган иде, шуңа хәтта өстәмә утыргычлар да тезәргә туры килде. 

P.S. Текстка килгәндә, урыны белән колонкаларның берничә катламлы тавыш чыгару сәбәпле кайбер сүзләр ишетелмәде, шуңа күрә, мөгаен, быел хаталар күбрәк булыр. Тик без бит монда билге өчен килмәдек, шулай бит? 

Әдилә Закирова

Фото: https://media.kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading