Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар.
Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
Менә туй башланып китә. Билгеле булганча, мөселманнарда кияү егетенә кәләшне күрү тыелган бит инде. Күпләр шулай кызны алдан күрмәгән килеш ярәшә. Арада елгыррак егет-җилән, кызыксынучан кыз-кыркын булмас димә: үз бәхетенә тигәнне алар читтән генә булса да күреп калу җаен табалар. Кәләшкә егетенең кайчан урамнан үтеп китәчәген димче хәбәр итә, кияү егетенә исә кызның кайчан кайсы тәрәзә төбендә утырасын, яисә кайчан ахирәте өенә кунакка киләсен җиткерә. Күз кырые белән генә бер-берсен күреп калгач, егет димчегә үзенең ризалыгын яисә кире кагуын белдерә.
Ризалык алынса, ике яктан да ата-аналар катнашында калым хакы турында килешү төзелә. Бу хак – кәләш һәм кияү ягының мөлкәтенә карап, байларда өч меңнән алып биш меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
Авылда исә мул тормышлыларның ике йөздән алып биш йөзгә кадәр, ярлыларныкы илледән алып йөз тәңкәгә хәтле суммада килешенергә мөмкин. Калымның яртысы кыз ярәшкән чакта ук бирелә. Бу акча кәләшкә кием-салым тектерү, асыл бизәнү әйберләре алу өчен тотыла. Калымның икенче яртысы туйдан соң аерылышу булмагае дип саклап торыла. Шәригать кануны буенча, ир белән хатын кайчан тели шул чакта аерылыша һәм икенче кеше белән кушыла ала. Ир кеше аерылышырга тели икән, калымның икенче яртысын да хатынга түләргә тиеш була. Аерылышуны хатын ягы кузгатса, калымның ярәшкән вакытта бирелгән яртысы кире кайтарылырга тиеш.
Ярәшкәннән соң кияү егете, үз мөмкинлегенә карап, һәр көнне кәләшкә алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән кебек асылташлы бизәнү әйберләреннән гыйбарәт бүләкләрен юллап тора. Туй көнендә исә кечкенә кисмәк белән бал һәм сары май җибәрә. Бу – тайпылышсыз бер йола. Туй ашы, бала тәпие юу һәрчак шулай бал һәм майны татып караудан башлана. Гадәттә, табынга сары майны – бер, балны икенче савытка салып китерәләр. Кунаклар, зур кашык белән, бал белән майны ипигә ягып бик тәмләп ашыйлар.
Туй мәҗлесе никахка берничә көн кала башланып китә. Бер көнне – кияү ягында, икенче көнне кәләш ягында әле ир-атлар, әле хатын-кызлар табыны җыела. Бу мәҗлесләрдә кияү белән кәләш катнашмый.
Ирләр табынында мин кайчан телим шунда була алам, ә менә хатын-кызлар гына җыелган мәҗлесне күрү бәхетенә ничә ел буе ирешә алганым юк иде. Ниһаять, көтмәгәндә, шундый очракка тап булдым. Мин каты авыруга дучар булып, өметсезлеккә тарыган бай гына татар хатынын дәвалап, аякка бастырдым. Ул инде бик рәхмәтле калып, минем өчен бөтенесен дә эшләргә әзер иде. Уңай форсат та чыкты: нәкъ шул көннәрдә аның улы кыз ярәшеп йөри иде. Мин әлеге ханымнан хатын-кызлар көнендә туй мәҗлесен тамаша кылырга рөхсәт итүен сорадым.
Көтелмәгән үтенечтән ул куркынып, тетрәнеп китте, моның мөмкин хәл түгеллеген кат-кат аңлата башлады.
Әгәр табиб булмасам, мин аның үҗәтлеген җиңеп һич кенә дә күндерә алмас идем. Бу хакта беркемгә дә тишмәгез, ике арада сер булып калсын, дип ул, ниһаять, миннән ант иттерде. Хатыныгыз белән эңгер төшкәч килерсез, баскыч төбендә каршы алырмын, диде. Шулай иттек тә. Безне ул стена буйларына катлы-катлы сандык өелгән бүлмәгә урнаштырды. Уртада – ашъяулык ябылган түгәрәк ак өстәл. Өстәл өстендә – төрле кипкән җимешләр салынган тәлинкәләр. Миңа сандыклар арасында урындык куелган. Моннан кунаклар утырачак зур залга ишек чыга. Ишеккә Бохара ефәгеннән чаршау эленгән. Хатынымны хуҗабикә зур залга кертте, миңа исә чаршауга тишек уеп, шуннан карап утырырга рөхсәт бирде. Кунаклар әле килеп җитмәгән иде. Зур залда стена буйларында диванга охшаш сәкеләр тезелеп киткән, алар фарсы келәмнәре белән капланган, анда-санда кечкенә мендәрләр дә күренә. Идәнгә дә келәм җәелгән. Ак яисә чигүле ашъяулык белән капланган, кыска аяклы түгәрәк өстәлләр тезелеп киткән. Һәр өстәлдә – кипкән җимешле тәлинкәләр. Бүлмә эче шәмдәлләр белән сүрән генә яктыртылган.
Менә тын залга җан өреп, берәм-берәм кунаклар килә башлады. Һәммәсе дә купшыдан-купшы киенгәннәр. Бүлмәгә керүгә, җиләннәрен салып, алтынсу камзул, бизәкле күлмәкләрдән калалар. Баш киемнәре төрледән-төрле: алтын-көмеш белән чигелгән яулык бәйләгәннәре дә, кондыз тиресеннән эшләнгән кырку читле, бәрхет гөмбәзле, яннан алтын чук асылынып торган башлык, алтын чачаклы ефәк калфак кигәннәре дә бар.
Киленгә һәр кунак нинди дә булса бүләк алып килергә тиеш. Якын туганнары кыйммәтле парча, күлмәклек тукыма, алтынсу яулык кебек затлы әйберләр салсалар, бүтәннәр инде калфак, күлмәккә ефәк тасма, яка бизәргә укалы тасма, калфак бизәргә чуклы-чачаклы тасма ише әйберләр бүләк итәләр. Һәр килгән кунак, күрешеп чыкканнан соң, бүләк куела торган махсус өстәлгә килә. Хуҗабикә кем нәрсә бүләк иткәнен һәммә кунакка күрсәтеп чыга.
Мәҗлескә килү, бүләк салу мәрәкәсе шактый озакка сузыла. Шунысы гаҗәп: кайбер хатын-кызлар, бай гына киемле булуга карамастан, бүләксез килгән иделәр. Хуҗабикә гел минем янга кергәләп-чыккалап йөргән арада төшендереп бирде: болары ярлылар икән. Кешедән алып торып киенгән-ясанган мондый ярлыларны үзләренә акчалата сәдака бирергә чакыралар икән. Татарларның әнә шундый гадел сыйфаты бар: алар аралашу, бәйрәм мәҗлесләрендә ярлыларны читкә тибәрмиләр, аш-сыйга дәрәҗәгә карап түгел, һәммәсен тигез күреп чакыралар.
Менә кунаклар табынга түгәрәкләнеп беттеләр. Чәй эчү башланды. Бер кайнатылып, бер яңартылып, ничәмә-ничә тапкырлар самавыр кереп чыкты! Хуҗабикә, үзенең кыз туганнары белән, чынаяк тулы подносларны йөртеп кенә тора. Шулкадәр тәм белән эчәләр чәйне, ничә чынаяк каплаганнарын хәтта санап бару да мөмкин түгел. Хатынымны да пәрдә артына, минем янга чыгарып, безне хуш исле хан чәе белән сыйладылар. Без чәй эчкән арада хуҗабикә, берәр кыбырсыгы килеп кермәсен дип, сагаеп, чаршау янында басып торды. Алай-болай берәрсе бу якка таба кузгала башлый икән, мин инде сандыклар арасына, алдан хәстәрләнгән урынга посарга тиеш идем.
Хатын-кызлар тәлинкәләрдәге тәм-томга нәзакәтле үреләләр, талымсызланмыйча, чама белеп кенә алалар. Кайберләре камыр ризыкларын кулъяулыкка төреп куя, өйдә калган бала-чагаларга, күрәсең. Чәй эчелеп бераз вакыт үткәннән соң, кичке ашка әзерлек башланды. Ханымнар иркенләп, җәелебрәк утырдылар. Боларның аякларын шундый җайлы гына бөкләп, итәк очыннан алтынсу чигүле читекләрен генә күрсәтеп утырулары үзе бер сәнгать иде. Купшы читекләрен искәртеп, чибәркәйләрнең бер-берсе каршында көязләнүе иде бу. Келәмле идәндә түгәрәк өстәл тирәли утырган хатын-кызларның күбесе тизрәк ризык килүен көтеп кыбырсый иде шикелле. Менә туй ризыгы чыкты: сары май, бал салынган тустаганнар, телемләп туралган ак ипи куелган поднослар башта сәкедә утыручыларга, аннары идәндә түгәрәк өстәл тирәли утыручыларга таратылды. Һәр ханымның ак ипигә сары май, бал ягып шундый бер олылык белән тәгам кабуында үзенә бер серлелек, илаһилык бар иде сыман.
Икенче булып өстәлгә бәрән ите салып пешерелгән токмач килде. Өченчегә – пилмән, дүртенчегә – кәбестә бөккәне, бишенчегә – итле бәлеш, алтынчыга – тутырган тавыктан өлеш, җиденчегә – эре туралган сарык итеннән борай бәлеше, сигезенчегә – кызыл серкә салынган пешкән суган белән бозау ите, тугызынчыга – парда пешкән чөгә балыгы, унынчыга – кыздырылган бәрән ите, унберенчегә – кыздырылган каз, уникенчегә – кыздырылган үрдәк, унөченчегә – кыздырылган тавык, ундүртенчегә – кыздырылган күркә, унбишенчегә – йомырка салып кыздырылган табан балыгы, уналтынчыга – кыздырылган корбан балыгы, унҗиденчегә – гөбәдия һәм инде унсигезенче булып сигез төрле баллы камыр ризыклары китерелде. Бу соңгылары русларның пирожныйлары кебек, камырга төрле бизәкләр төшереп пешерелгән иде.
Шушылай озакка сузылган ашау-эчүдән соң, хуҗабикә икенче бүлмәдән кәгазь алып чыгып һәр кунакка берәр битне өләшеп чыкты. Хуҗабикә артыннан ук икенче ханым подноста печән эскерте чаклы өелгән, һәртөрле җимешләр белән бизәлгән төш-как күтәреп чыкты. Мондый сәнгатьле итеп катырылган төш-как туйларда һәрвакыт кәләш ягыннан җибәрелә.
Төш-какны табындашлар санынча бүлеп, өлкәннәрдән башлап тараттылар. Һәр кунак татып караганнан соң, үз өлешен әлеге кәгазьгә, аннары яулыкка төреп, өендә калганнарга туй күчтәнәче итеп алды.
Шунысын да искәрдем, кабыгы чистартылып туралган тозлы кыярны инде ун төргә якын майлы, итле ризык ашаганнан соң аерым бирәләр. Шуңа күрә кыярны кетердәтәләр генә.
Бу кадәр дә озакка сузылган мәҗлес мине тәмам ардырды. Октябрь аеның озын төнендә кичке тугызда башланган иде, таңга кадәр дәвам итте. Табын әзерләүчеләр кабаланмый, кунаклар ашау ләззәтен суза белә, ризык арты ризык агыла тора – бу мәҗлеснең азагы булмас кебек иде. Безнең бүлмәгә дә бу тәгамнәрнең барысы да рәттән килә торды, барысын да түгел, кайсыларын гына татып карап та тамакларыбыз туйды.
Ахыры
Карл Фукс
Марсель ГАЛИЕВ тәрҗемәсе
Фото: 35photo.ru
Комментарийлар