16+

Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәт 4 кешенең гомерен өзгән

Питрәч районының Чуча авылы янындагы юлда маңгайга-маңгай ике автомобиль бәрелешкән.

Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәт 4 кешенең гомерен өзгән

Питрәч районының Чуча авылы янындагы юлда маңгайга-маңгай ике автомобиль бәрелешкән.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Юл һәлакәте бүген 14.00 сәгатьтә Питрәч районында Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында булган. 35 яшьлек “Хендэ Крета” автомобилен йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыгып, 36 яшьлек йөртүчесе булган 14нче модельле “Лада”га килеп бәрелгән.

“Лада”ның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Тагын бер пассажиры Арча үзәк хастаханәсенә озатылган. “Хенде Крета” йөртүчесе һәм андагы ике пассажир шулай ук әлеге хастаханәгә җибәрелгән.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading