16+

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар башланды

Сәгать 8 дә Татарстанда Россия Президентын сайлауларга тавыш бирү башланды. Бу хакта журналистларга мәгълүмати-эксперт үзәгендә Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Сәгать 8 дә Татарстанда Россия Президентын сайлауларга тавыш бирү башланды. Бу хакта журналистларга мәгълүмати-эксперт үзәгендә Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 3 меңнән артык күзәтүче эшли, алар сайлаулар барышына объектив бәя бирәчәк, дип белдерде Иҗтимагый палата рәисе.

Республикадагы бөтен сайлау участокларыннан барлык мәгълүмат Иҗтимагый палатага җиткереләчәк, сайлаулар буенча беренче нәтиҗәләрне күзәтүчеләр 20 сәгатьтәясарга тиеш.
Башка сайлаулардан аермалы буларак, быелгысында сизелерлек үзгәрешләр бар, мәсәлән, сайлаучы рәсми рәвештә теркәлгән җирдә генә түгел, хәзерге вакытта яшәгән яки эшләгән урында тавыш бирә ала.

Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2817 сайлау участогы эшли.
Иҗтимагый палатаның мәгълүмати-эксперт үзәгендә региональ штабларның җитәкчеләре, сәяси партияләр әгъзалары, җәмәгатьчелек сораулары буенча экспертлар, сәясәт белгечләре һәмхалыкара күзәтүчеләр катнашачак.

Үзәкнең максаты – дискуссияләр оештыру, сәяси көчләр белән очрашу. Мәгълүмати-эксперт үзәгендә 150 дән артык журналист аккредитацияләнгән.

Фото: expertrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading