16+

Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру көннәре билгеле булды (ИСЕМЛЕК)

Татарстанда 2018 елга республика халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру графигы расланды, дип яза Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

Татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, керәшеннәр һәм славяннар яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен күрсәтәчәк.

26 май – Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» төбәкара рус фольклор бәйрәме;

2 июнь – Кукмара районының Починок-Кучук авылында «Семык» республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;

3 июнь – Лениногорск районының Мордовская авылында «Балтай» республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;

23 июнь – Казанда «Сабантуй» республикакүләм татар мәдәнияте бәйрәме (16-17 июнь көннәрендә Сабантуй Татарстан шәһәрләре һәм авылларында узачак);

1 июль – Балтач районының Чепья авылында «Гырон быдтон» республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;

7 июль – Нурлат шәһәрендә «Уяв» республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме;

7 июль – Чаллы шәһәрендә «Иван Купала» республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме;

14 июль – Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме.

Алисә Сабирова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X