16+

Татарстанның 2020 елга бюджеты дефицит белән планлаштырылган: Премьер-министр аны үтеп чыгарга өметләнә

Республиканың 2020 елга бюджет проекты һәм 2020-2022 елларның планлы чоры дефицитны каплаучы чыганакларны үз эченә алган булырга тиеш.

Татарстанның 2020 елга бюджеты дефицит белән планлаштырылган:  Премьер-министр аны үтеп чыгарга өметләнә

Республиканың 2020 елга бюджет проекты һәм 2020-2022 елларның планлы чоры дефицитны каплаучы чыганакларны үз эченә алган булырга тиеш.

Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган утырышта Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте. Киңәшмә респуб­ликаның социаль-икътисади үсешенә һәм өч еллык бюджетны фаразлауга багышланган иде.

Премьер-министр игътибар иткәнчә, Татарстанның 2020 елга бюджеты дефицит белән планлаштырылган. «Бу объектив сәбәп­ләр аркасында мәҗбүри булган чара, ләкин без дефицитны үтеп чыгарга омтылырга тиеш, – диде Песошин. – Россия Финанс министрлыгы киләсе елда республикага бюджет кредитлары бирергә планлаштырмый. Шул сәбәпле, бюджет проектының дефицитны каплаучы чыганакларны үз эченә алган булуы әһәмиятле». Татарстан бюджетының 70 проценты социаль характерда. Барлык социаль әһәмиятле булган чараларның финанслануы дәвам итәчәк. 8 ай эчендә республиканың консолидацияләнгән бюджетына кергән керемнең күләме – 211,6 миллиард сум.

Премьер-министр белдергәнчә, икътисади активлык үсешен тәэмин итү өчен инвестицияләрне җәлеп итү һәм эре инвестицион проект­ларны тормышка ашыру, җитештерүчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренчә, төбәк эчке тулаем продукт (ВРП) күләменең үсеш темплары 2019 ел нәтиҗәләре буенча 101,3 процентны яки 2 триллион 552,5 миллион сумны тәшкил итәчәк. 2020-2022 елларда исә ул 102-103,3 процент аралыгында булыр дип фаразлана. Үсеш беренче чиратта сәнәгатьнең эшкәртү тармагында күләмне арттыру һәм эре инвестиция проектларын тормышка ашыру исәбенә тәэмин ителәчәк, диде министр. Ул икътисад өчен әһәмиятле инвестицион проектларны да атап узды. Республика икътисады махсус икътисад зоналары, сәнәгать мәйданнары, индустриаль һәм технопарклар, бизнес-инкубаторлар үсешенә бәйле. Фаразланган чорда кече һәм урта бизнесның инфраструктура объектларын 100гә хәтле җиткерү планлаштырыла, махсус икътисад зоналары 3кә артачак. «АлмА» сәнәгать-җитештерү махсус икътисад зонасының инвестиция күләме 2025 елга 67,9 мил­лиард сумга җитәчәк, 1,4 мең яңа эш урыннары булдырылачак.

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында фаразлану чорында булачак үзгәрешләр: 15 муниципаль районда сөт фермалары, 18 агросәнәгать паркы төзү һәм «Казан сөт комбинаты»нда җитештерүне киңәйтү планлаштырылган.
Эшсезлек чагыштырмача түбән дәрәҗәдә булачак, аның эшче көчләр белән чагыштырмасы 0,65 процентны тәшкил итәчәк. Фаразлау чорында хезмәт хакларының артуы көтелә. «Тулаем алганда, Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы Стратегия-2030 сценариясенә туры килә һәм 2030 елда төбәк эчке тулаем продукт күләме 5 триллион сумнан күбрәк булырга тиеш», – диде министр.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда фаразлар буенча республика казнасына керемгә салымнан – 100, физик затларның керемнәренә салымнан 82,1 миллиард сум керәчәк. Шуңа өстәп, акцизлар – 34,2, оешмаларның мөлкәтенә салым 21,3 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте фондының бюджеты 2020 елда 2,9 миллиард сумга артачак һәм 57,1 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Алексей Песошин сүзләренчә, финанс керемнәренең артуы нәтиҗәсендә, респуб­ликада сәламәтлек саклау системасын үстерүне дәвам итеп булачак. Мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, агымдагы елның 8 аенда фондның кереме – 35,6, чыгымнары 33,5 миллиард сумны тәшкил иткән. Аның керем өлеше федераль фонд һәм республика бюджеты исәбенә формалаша. 2020 елга федераль субвенция 48,1 миллиард сум күләмендә булыр дип фаразлана.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адреслы социаль ярдәм буенча канунга өстәмәләрне яңабаштан карарга кирәк дип белдерде. Узган ел канун кабул ителгәч, гражданнардан бу сорауга кабат кайту турында үтенечләр күп булган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, рес­публика җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итә ала. Бу хакта инде Президент белән дә сөйләшү булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading