16+

«ТАТМЕДИА» бүләк өләште. Җиңүчеләр арасында "Шәһри Казан" укучылары да бар

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте елга ике тапкыр, язылу кампанисяе тәмамлангач та үзенең газета-журналларына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната һәм бу инде матур бер традициягә әйләнде.

«ТАТМЕДИА» бүләк өләште. Җиңүчеләр арасында "Шәһри Казан" укучылары да бар

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте елга ике тапкыр, язылу кампанисяе тәмамлангач та үзенең газета-журналларына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната һәм бу инде матур бер традициягә әйләнде.

Әлеге лотерея уенында катнашучылар саны елден-ел арта бара. Август урталарында әлеге бәхетле отыш ияләренең исемнәре мәгълүм булган иде. Инде менә бүген  аларны “ТАТМЕДИА”га чакырып, бәүләкләрне тапшыру тантанасы үтте. Бүләкләрне “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. Тантананы ачып җибәреп ул, “газета-журналларыбызны укучылар кимеми, киресенчә арта гына бара.

Узган яртыелык нәтиҗәләре шуны күрсәтте. Бу – бик күркәм күренеш. Кеше газета-журналларга язылып мәгълүмат кына туплап калмый, ә үзенә җан рәхәте дә ала. Газета-журналларыбызны укучылар саны арту безнең өчен горурлык. Әле шуның өстенә шундый матур бүләкләргә ия булу мөмкинлеге дә бар”, - диде.

Бүләкләр быел да шактый саллы иде. Бәхетле отыш ияләре генераль директор кулыннан үтүк, җиләк-җимеш, яшелчә киптергеч, электр чалгысы, мотопычкы, смартфон, телевизор алды. Ә төп җиңүчегә скуттер бүләк ителде. Аның иясе – Актаныш районыннан Энҗе Салихова.

Җиңүчеләр арасында елдан-ел “Шәһри Казан” газетасына язылучылар булу күңелне сөендерә. Менә бу юлы да газетабызны яздырып укучыларыбыз бүләкле булды. Аларның берсе – Казаннан, 144 нче мәктәп мөгаллимәсе Ландыш Миңуллина. Аңа бүләк итеп үтүк тапшырылды.  Тагын бер укучыбыз – Әтнә районыннан М. Гыймадиев, ул җиләк-җимеш, яшелчә киптергечкә ия булды.

Менә шулай дуслар, “Шәһри Казан”га язылу сезне сюпризлы итәргә мөмкин. Димәк, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйм дисәгез, яраткан газетагызга язылырга ашыгыгыз. Сентябрь аеннан 2022 елның беренче  “Шәһри Казан”га язылу башланды. “Шәһри Казан”сыз калмагыз! Бергә булыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading