16+

Техниканы ремонтка тапшыргач, алмаш бирәләрме?

Кибеттән алган техника ватылып ремонтка тапшырганнан соң, аның урынына башканы вакытлыча биреп торырга тиешләрме? Мин телефонымны төзәтергә биргәч, «Бездә алмашка телефон юк», – дигәннәр иде.  Айрат Фәтхуллин, Яшел Үзән.

Техниканы ремонтка тапшыргач, алмаш бирәләрме?

Кибеттән алган техника ватылып ремонтка тапшырганнан соң, аның урынына башканы вакытлыча биреп торырга тиешләрме? Мин телефонымны төзәтергә биргәч, «Бездә алмашка телефон юк», – дигәннәр иде.  Айрат Фәтхуллин, Яшел Үзән.

«Кулланучылар хокуклары турында»гы законның 20, 21нче маддәләре нигезендә (№2300-1, 1992 елның 7 февраленнән гамәлдә), сыйфатсыз товарны ремонтка тапшырган вакытта, аның урынына башкасын биреп торырга тиешләр. «Күпләр бу хакта белми, шуңа да еш кына үз хокукларын яклый алмый», – ди Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре. 

Көндәлек, озак вакыт кулланыла торган товарны ремонтлаганда өч көн эчендә алмашка товар бирү каралган. Шул исәптән ватык телефон урынына да алмаш тәкъдим итәргә тиешләр. Нәкъ шундый ук техника булмаска да мөмкин, әмма кулланучы таләп итә икән, закон нигезендә каршы килә алмыйлар. Товарны алыштыруны сорап, язмача гариза тапшырырга кирәк. 

Кулланучы таләбен үтәмәгән өчен, көненә товар бәясенең 1 проценты күләмендә акча түләү (неустойка) каралган.

Дөрес, закон нигезендә алмаш тәкъдим ителми торган товарлар исемлеге дә бар. Алар Россия Хөкүмәтенең карары белән расланган (№55, 1998 елның 19 гыйнварыннан гамәлдә). Әлеге исемлеккә автомобиль, мотоцикл, мототехникага тагылмалар керә. Инвалидлар өчен йөзү җайланмалары искәрмә булып тора. Шулай ук җиһазлар, медицина максатында, үз-үзеңне тәртиптә тоту өчен кулланыла торган фен, кырыну җайланмасы, чәч көдрәләтә торган электр кыскычлары, электр одеяллары, электр белән эшли торган теш щеткасы һәм башка товарларны ремонтка бирсәгез, алмаш тәкъдим ителми. Әлеге исемлеккә көнкүреш электр кирәк-яраклары, ризык әзерли торган техника: микродулкынлы мич, тостер, чәйнек һәм башка җайланмалар, шулай ук граждан кораллары да керә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading