"Шәһри Казан"ның 30 еллык тарихи язмаларын барлауны дәвам итәбез.
«Нишлисез?» дигән сорауга халык телендә, шаяртып, еш кына: «Тире җыеп, күн эшлим», – дип җавап бирәләр. Казан күн берләшмәсендә бу сорауны кую, әлбәттә, урынсыз булыр иде – биредә, чынлап та, мөгезле эре терлек тиреләреннән күн ясыйлар.
Октябрь революциясе көннәреннән бирле дисеңме, хан заманыннан бирле дисәң дә, зур ялгыш булмас – һаман шул урында, шул ук тылсымлы әмәл белән ясыйлар күнне. Әле гасыр башында бу заводның хуҗасы булган, бернинди «приватизациясез» үз эшен башлап җибәргән атаклы Алафузов фамилиясен бүген дә күпләр авызыннан ишетергә була.
Революциядән бу заводка яңа «хуҗа» килә. Бу хуҗаның исеме – халык, гомумән, илдә «халык хуҗалыгына» нигез салына. Бу нигезгә күнчеләр кирәгеннән артык өлеш кертүләрен үзләре дә сизми калалар – дәһшәтле гражданнар сугышы елларында комиссар тужуркасы да, офицер курткасы да, алар асып йөргән кобура да шул күннән ясала.
...Казанда бүген күпме күн ясала соң? Ул кая китә? Нигә барыбызга да җитми? Аның күпме эшләнгәнен экономист та, контролер кыз да, тире ташучылар да белә. Ә салкын тынчу складта тире кабул итүче хатыннар еллар буе шуны гына исәпләп торалар, әмма кая киткәнен, алар түгел, шайтан да белмидер. Мәсәлән, былтыр 244720 мең квадрат дециметр күн эшләнгән. Дәүләт заказларын үтәп, күннең 23 процентын «Спартак» берләшмәсенә озаткач, 8,2 проценты Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгына җибәрелә. Күн-галантерия товарлары ясауга 1,3 проценты китә, ә 15 проценты Ярославльгә – офицерларга хром итек тегү өчен озатыла.
«Яңа шартларда эшләү» дигән сүз бүген еш кабатлана. Тире эшкәртүчеләргә «яңа шартлар»ның кирәге дә юк, чөнки өзлексез дәвам итүче химик процессларның үз тизлеге, үз тәртибе бар: тозлау цехына ит комбинатыннан килгән тиреләрне 150-180 данәле төркемнәргә бәйләп, сүндерелгән известь эретмәсе салынган чаннарга тутыралар. 10-12 сәгать чамасы вакытта тире, аксым матдәләрдән арына, аннан юыла, йонсыз булып кала. Дуплау алды процессы тәмамлангач, махсус матдәләр ярдәмендә, тиреләр бер-бер артлы урнашкан берничә барабанда иләнәләр. Бу эшкәртүләр өчен берләшмәдә 100гә якын, төгәлен әйткәч, 99 төрле химик матдә кулланыла, алар арасында хәтта ашказаны бизе, балык мае кебек матдәләр дә бар. Бу ике цех бер-беренә тоташкан һәм, шактый биек булсалар да, аларда теләсә кем эшли алмый – биредә һәрвакыт сасы юеш һава сулап эшләргә туры килә. Тупас эшкәртү эшләре тәмамлангач, тиреләрне юалар, сыгалар, киерәләр, юналар, киптерәләр, кирәк төсләргә манып товар рәвешенә китерәләр...
Яңача эшләсәң дә, искечә эшләсәң дә – барыбер. Каткан тиредән йомшак, шома хром күн чыксын өчен технологик процесс 12-14 тәүлек вакыт таләп итә. Бу мактаулы авыр эшне берләшмәдәге 2 меңнән артык кеше элеккечә, үзләре белгәнчә, башкара бирә. Ә Мәскәү түрәләре бу хезмәткә түгел, шул күнгә тиешле бәя куя алмыйча, берләшмә ритмын боза яздылар. Мәсәлән, быелгы планны акчалата күз алдына китерү өчен Мәскәү сүзен көтеп торырга мәҗбүрләр. Күрәсең, предприятиеләрнең «ирекле» булуын түзү иреге, дип аңларга кирәк.
– Ахыр чиктә күн бәясен үз кулыбыз белән күтәрергә мәҗбүр булачакбыз, чөнки тире әзерләүчеләрне кызыксындыру өчен сатып алу бәяләрен күтәрделәр. Димәк, аяк киеме дә кыйммәтләнәчәк, – ди берләшмәнең баш экономисты Нина Андреевна Антонова.
Бик мөмкин. Былтыр берләшмә 70 кешене фатирлы итсә дә, бүген һәр дүртенче кеше торак алу өчен чиратта санала.
Тик шулай да күңеле төшенке кешеләр күп түгел. Бүгенге системаның булдыксызлыгын татып өлгергән күнчеләр үзләренә, бер-берсенә ышаналар – сәламәтлек өчен зарарлы шартларда да күркәм максатка омтылалар.
Амур Шакирҗанов,
1991 ел, 7 февраль.
Комментарийлар