Шәһри Казан

Тиздән BUZикмәк сатуга чыгачак: Ольга Бузова нигә икмәк заводы сатып алган?

Ольга Бузова танылган телевидение йолдызы, дизайнер һәм җырчы гына түгел, ә бизнес-леди да.

Ул - BUZfood рестораны хуҗасы, тиздән BuzAqua дигән суны сатуга чыгарачак,  шоколад яратучылар озакламый аның BUZchocolateннан авыз итә алачак. Шуның белән бетте дисезме? Юк, Бузова моның белән генә туктарга җыенмый, ул тагын боларга өстәп, икмәк заводы да сатып алган!  

Ул берничә төр ипи җитештерергә җыена, алар тәмле генә түгел, ә файдалы да булачак. Россиялеләрнең ипи ашарга яратывын истә тотып, әлеге бизнеска кереп китәргә булган җырчы.

Реклама

Башта BUZикмәк продукцияләрен Бузованың ресторанында гына авыз итеп булачак, соңрак сәүдә челтәрләрендә дә аларны сатып алып булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: