16+

Тонометрны ничек дөрес сайларга? Белгеч киңәше

Һәр өйдә дә термометр гына түгел, хәзер тонометрны да очратырга була. Беренчедән, ул чагыштырмача кыйммәт аппарат түгел. Икенчедән, кан басымыннан интегүчеләр саны арта бара. 

Һәр өйдә дә термометр гына түгел, хәзер тонометрны да очратырга була. Беренчедән, ул чагыштырмача кыйммәт аппарат түгел. Икенчедән, кан басымыннан интегүчеләр саны арта бара. 

Әмма һәр прибор төгәл һәм дөрес эшләгәндә генә анардан файда күреп була. Казанлыларның тонометрларын башкаланың Журналситлар урамы 24 нче йорт адресы буенча урнашкан Техник көйләү һәм метрология федераль агентлыгында тикшереп карау мөмкинлеге бар.

Узган ел акция кысаларында, мисал өчен, Россия буйлап 10 меңнән артык кеше тонометрын тикшертеп карый алган. Казанда 700 кеше тонометрларының дөрес эшләү-эшләмәвен ачыклаган.  Федераль агентлыкта моның өчен махсус җиһазлар урнаштырылган. 

Бер генә түгел, берничә тонометрлар белән килүчеләр дә бар. Мисал өчен, Галина Сергеевна Казанның Киров районыннан кадәр, махсус тонометрын тикшертергә дип килгән. Туганы Юдинода яши икән, аның кан басымы үлчи торган приборын да үзе белән алган. Без мөрәҗәгать иткән һәр кеше дә әлеге акцияне көтеп алуын һәм кирәкле булуын искәртте. Аеруча да пенсионерлар. Чөнки тонометрлар белән күпчелек олы яшьтәге кешеләр файдалана. Ә акчага тикшерткәндә, бу ярыйсы гына сумма чыга. 

Тонометрның дөрес эшләмәвен ничек ачыклап буламы?

Беренче чираттта, кан басымын үлчәгәндә, күрсәткечләр гел “сикереп” йөриячәк. Мисал өчен, бер үлчәгәндә бик югары, икенче үлчәгәндә бик түбән басым күрсәтергә мөмкин. 
Икенчедән, манжет герметик булмаска мөмкин. 

Узган ел акция вакытында тикшерелгән тонометрларның һәр унынычысы дөрес эшләмәгән. Бу исә, үз чиратында, кеше гомеренә зыян салырга мөмкин. Чөнки кан басымының нинди булуына карап, дарулар кабул итә торган авырулар да бар бит. 

Тонометрны ничек сайларга? 

Әлеге сорауга җавап табарга Техник көйләү һәм метрология федераль агентлыгының техник үлчәүләр бүлеге җитәкчесе Денис Трофимов ярдәм итте. 
Иң беренче тонометрларны махсус кибетләрдән яисә даруханәләрдән сатып алу киңәш ителә. 

Икенчедән, сатучыдан тонометрны җитештергән оешма белән килешү кәгазен сорарга кирәк (лицензия түгел!). Бу кәгазь тонометрның контрафакт түгел икәнен раслый. 

Өченчедән, механик һәм электрон тонометр арасында аерма юк. Механик яисә электрон гына төгәл эшли дигән сүз дә дөрес  түгел. Иң мөһиме — кулланучыга җайлы булсын. 

Дүртенчедән, кыйммәтле әйбер — сыйфатлырак, дигән гыйбарә бу очракта туры килми. Тонометрның сыйфаты — бәясенә бәйләнмәгән. 

Бишенчедән, тонометр чит илдә җитештерелгән, шуңа кыйммәт дип, кыстый башласалар, бу сүзләргә алданмагыз. Чөнки чит илдәге күп җитештерүчеләрнең шактые Россиядә үз заводларын булдырган инде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X