16+

Топ модель-плюс Эльвира Ишморатова: «Беркайчан да ябыгырга омтылмадым»

Без модельләр бары тик 90-60-90 параметрларына туры килгән, озын буйлы, күз явын алырдай чибәр, яшь булырга тиеш дип уйларга күнеккән. Чынлыкта исә теләсә кайсы хатын-кыз подиумга баса ала.

Топ модель-плюс Эльвира Ишморатова: «Беркайчан да ябыгырга омтылмадым»

Без модельләр бары тик 90-60-90 параметрларына туры килгән, озын буйлы, күз явын алырдай чибәр, яшь булырга тиеш дип уйларга күнеккән. Чынлыкта исә теләсә кайсы хатын-кыз подиумга баса ала.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче «Stikhia» студиясе җитәкчесе, топ модель-плюс Эльвира Ишморатова – моның ачык мисалы. Үзе модель булудан тыш, ул башкаларны да бу һөнәргә өйрәтә. Аның ярдәмендә Мәскәү, Минск, Казан шәһәрләрендә зәркән эшләнмәләре халыкара мода атналыгы оештырылды. Дистәләгән профессиональ булмаган модельләр подиумга чыкты.

– Эльвира, әти-әниегез модель булуыгызга каршы килмәдеме?
– Мин гореф-гадәтләр, йолалар сакланып килгән традицион башкорт гаиләсендә үстем. Әтием озак еллар Башкортстан республикасы мәдәният министры булып эшләде. Әлбәттә, минем теләгемне ишеткәч, әти каршы чыкты. Ике югары белеме, дәрәҗәле эше булган кызын подиумда күрәсе килмәде аның. Әни дә кечкенә вакытта: «Син аю кебек йөрисең, кызым», – дип әйтә иде. Ул вакытта модель буласымны белсә, шаккатыр иде. 2012 елда гаиләм таркалды, бик нык авырый башладым. Шунда кәефемне бераз күтәрер өчен, иптәш кызым паркка алып чыгып, фотосессия уздырды. Миннән сорамыйча да, фотоларымны актриса Анфиса Чехова оештырган «Стандартам.Net» дигән виртуаль матурлык бәйгесенә җибәргән. Мин «Мисс Июль» дигән номинация буенча җиңеп чыктым. Һәм шуннан азарт барлыкка килде. Ирем дә, аерылышканда: «Син таза», – дигән иде. Шуңа күрә үземә: «Модель булам», – дигән максат куйдым. Хәзер әти-әнием дә эшемнән канәгать.

– Үз-үзеңне «сындырырга» туры килгән очраклар күп булдымы?
– Беркайчан да үз принципларымнан баш тартмадым. Модель булгач та үз-үземә тугры калдым. Еш кына, матурлык бәйгеләрендә җиңү өчен йә бай, йә кем беләндер дус булу, «йоклау» кирәк, диләр. Болар барысы да кешенең үзеннән тора.
Әле подиумга чыга гына башлаган чагым: Мәскәүдә мода күрсәтү кичәсендә бөтен кызларга да корсет кидерттеләр. Янәсе, барыбыз да шуны киеп, подиум буйлап йөриячәкбез. «Моны киеп кеше алдына чыксам, өйгә түгел, Башкортстанга да кертмәячәкләр», – дип, бер мин баш тарттым. Матур, ләкин бөтен җирем каплаулы күлмәк киеп чыктым. Җиңмәмен инде дип уйлап утырганда – ышанасызмы-юкмы, жюри, бер тавыштан, мине җиңүче дип игълан итте. Шуннан соң үз-үземә ышаныч тагын да артты. Чишенмичә дә уңышка ирешеп була икән бит!

– Чит илдә стандарт булмаган модельләр инде күптәннән подиумнарда йөри, ә Россиядә бу юнәлеш үсеш алганмы әле?
– Беренчедән, стандарт һәм стандарт булмаган модельләр юк. Һәр хатын-кыз үзенчә матур. Хәзер, киресенчә, безнең илдә олы яшьтәге, түгәрәк формадагы хатын-кызлар модага керде. Бу юнәлеш өч ел элек үсеш ала башлады инде. Шул ук Казанда узган «Volga Fashion Week» Халыкара мода атналыгын гына алыйк. Профессиональ булмаган модельләрне ике көн эчендә әзерләп, подиумга чыгардым. Киләчәктә шушы юнәлештә Казан дизайнерлары белән дә эшләр идем, аларның эшләрен Башкортстанда күрсәтү теләгем бар. Элек мин дә, нәрсә әйтерләр икән, дип курка идем. Мин – эчке тоемлау белән яшәүче кеше. Кайвакыт акылга таянып, ниндидер максатларга барасың, ләкин аңа ирешә алмыйсың. Йөрәк кушканча эшли башлыйсың һәм максатыңа ирешәсең. Минем максатым да – укучыларымны подиумга чыгару гына түгел, ә аларны дөньяга елмаеп карарга өйрәтү. Кызлар миңа «йолдыз» булам дип килә, ә мин аларны сәламәтлекләренә, гаиләсенә игътибарлы булырга, үз-үзләрен яратырга өйрәтәм. Шуннан соң хатын-кызларның күзләре яна башлый. Модельләр кебек туры басып йөрү өчен генә дә арканы ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

– Кайсы кызлар белән эшләве җиңелрәк: ябыклар беләнме, әллә киресенчәме?
– Гадәттә, иң матур кызлар үз-үзенә ышанмый, комплекслары, психологик киртәләре күп була. Мәскәүдә фото проект оештырдым. Анда төрле модельләр – олы яшьтәгеләр, бераз тулырак гәүдәле, кыска буйлы кызлар да бар иде. Бөтенесе матур, җиңел итеп фотога төште. Ә менә иң матур кызыбыз, фотоларны алгач та: «Мин шундый таза, шундый ямьсез!» – дип елый ук башлады. Ә чынлыкта исә аның тышкы кыяфәтен бөтен кеше ошатты. Фотоларын газета-журналларда бастырдылар, социаль челтәрләрдә иң күп лайк җыйдылар. Ә ул үзен, ямьсез, ди. Монда инде кешенең эчке халәте гаепле. Кайбер кызлар шундый чараларга йөри-йөри ачылып китә, үз-үзен яратырга өйрәнә. Шуңа күрә бу сорауга тәгаен генә җавап биреп булмый.

– Ә ирләр белән эшлисезме?
– Нормаль ир модельләрне табуы авыр. Ләкин ирләргә караганда, хатын-кызлар белән эшләве авыррак. Кайсыбер хатын-кыз тормышта, башын бәрә-бәрә, үз максатына бара, андыйларга йомшаклык җитми. Кемдер шулкадәр курка, сыйпап-майлап үстерергә туры килә. Кешенең бөтен куркулары, эчке халәте подиумнан күренә бит ул. Иң җиңеле – балалар белән эшләүдер, мөгаен. Алар әле тормыш авырлыкларын күрмәгән, ихлас, самими, иңнәрендә арыганлык юк. Миңа янәшәдәгеләрем дә: «Син хатын-кызлар белән эшләгәннән соң арып суласың, ә балалардан соң балкып торасың», – ди. Модель булу тышкы кыяфәттән түгел, ә харизмадан тора.

– Иң олы моделегезгә ничә яшь?
– 73 яшь, ул Мәскәүдә яши. Казандагы мода күрсәтү чарасына 63 яшьлек ханымны алып килдем. Миңа олы яшьтәгеләр белән эшләве җайлы. Алар тыныч, ни әйтсәң, шуны эшлиләр, совет тәрбиясе бар әле аларда. Күбесе матурлык индустриясенә тормышларын үзгәртү, яңа хис-кичерешләр өчен килә.

– Сезгә килгән бөтен хатын-кызларны да подиумга чыгарасызмы?
– Әйе, барысы да чыга, ләкин үзен башкалардан өстен куючы, пафослы яки корбан ролендәге хатын-кызлар белән эшләмим. Беренчедән, коллективта тынычлык саклау чарасы бу. Икенчедән, миңа артык стресс кирәкми. Үземнең дә, әйләнә-тирәдәгеләремнең дә гармониядә булуы мөһим. Кешенең уңышы аннан гына түгел, янәшәсендәге кешеләрдән дә тора. Кайберәүләр сине, киресенчә, артка тарта.

– Беркайчан да ябыгырга уйламадыгызмы?
– Мин һәрвакыт таза булдым. Бу нәселдән килә. Аны берни эшләтеп булмый инде. Әлбәттә, кечкенә вакытта балалар көлә, котырта иде. Ләкин минем олы әсәй (әбисен шулай ди) һәрвакыт: «Нәрсә диюләренә карамастан, елмай да алга бар», – дип әйтә иде. Ләкин үземне: «Мин таза, ябыгырга кирәк!» – дип беркайчан да җәберләмәдем, диеталар тотмадым. Үзеңне ничек бар, шулай яратырга өйрәнергә кирәк. Шулай да мин ашауга игътибар итәргә, спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Кеше таза булса да, ябык булса да, иң беренче чиратта үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Укучыларыма да мин гел шулай дим.

– Топ модель буларак, матурлык серләрегез белән дә бүлешегез әле?
– Кайбер модельләр, аеруча яңа гына эшли башлаучылар, показ буласы көнне һәм аңа кадәр дә үзен ашаудан чикли. Мин андый нәрсәләргә каршы. Ул көнне иртән яхшы итеп ашарга кирәк. Мода күрсәтү чаралары беркайчан да иртәдән башланмый. Аңа кадәр әле озын-озак репетицияләр була, аннан сине берәр сәгать бизәндерәләр, киендерәләр... Бу – модель көне буе аяк өстендә дигән сүз. Әле борчыласың. Миңа ачлыктан аңнарын югалтучылар кирәкми. Ә андый очраклар булгалый. Косметикага килгәндә, танылган «бренд»лар артыннан кумыйм. Мин – бер югары белемем буенча маркетолог, шуңа күрә артык популяр товарның ни икәнен беләм. Кремнар, маскаларны, гадәттә, даруханәләрдән алам. Арыганлыктан күз төпләре каралырга мөмкин, бу очракта махсус «патчлар» ярдәмгә килә. Без бит сәгатьләр буе биек үкчәләрдә йөрибез, аяклар арый, сызлый башлый. Бу вакытта җылымса суга бераз сода салып, аякны шунда тыгып торам. Модельләр көндәлек тормышта да биек үкчә киеп йөри диючеләр ялгыша. Гади көннәрдә без уңайлы аяк киемендә йөрибез. Тагын бер кагыйдә – аяклар һәрвакыт җылыда булырга тиеш.


Эльвира Ишморатованың шәхси фотоархивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading