16+

Тормыш баткагыннан чыга алган Сергей Чухров: «Наркоман, бомж, төрмәдән чыкканнар да үзләренең кемгәдер кирәк булуларын тоярга тиеш»

Җәмгыять төрмәдән чыкканнарны кабул итәргә әзер түгел. Эшкә урнашыр иде, эш бирүчесе юк, ә яшәргә акча кирәк.

Тормыш баткагыннан чыга алган Сергей Чухров: «Наркоман, бомж, төрмәдән чыкканнар да үзләренең кемгәдер кирәк булуларын тоярга тиеш»

Җәмгыять төрмәдән чыкканнарны кабул итәргә әзер түгел. Эшкә урнашыр иде, эш бирүчесе юк, ә яшәргә акча кирәк.

Анысы бер хәл, аларның күбесенең өйләрендә дә көтеп торучысы булмый. Якыннары алардан йә баш тарткан, йә булмаса ике арада элемтәләр югалган була. Акча юк, булышыр кеше юк, яшәргә урын юк, кая барсыннар – кабат җинаять юлына басып, кире төрмәгә әйләнеп кайталар. Аларны төрмә түгел, ирек куркыта.

Без янәшәдәгеләребезнең язмышына, аның бәласенә битараф шул. Югыйсә адәм баласына бер җылы сүз дә җитә. Таеп егылганда таянып торырлык кешең булса, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тойсаң гына алга таба яшәргә ышаныч туа. Кайчандыр ялгыш юлга кереп китеп, яшьлеген тоткынлыкта үткәргән Сергей Чухров әйтте миңа бу сүзләрне. Тормыш баткаклыгына чумган, аннан чыгар юлны таба алмаган кешеләргә бүген ул үзе ярдәм итә.

Сергей белән без мохтаҗларга ярдәм пунктында таныштык. Ул «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешманың социаль хезмәт җитәкчесе булып эшли. Аның эш сәгате тәүлек буе дияргә була. Сергейны төнге өчтә тимер юл вокзалында очрату гадәти хәл. Төнлә ул шәһәрдә сукбайлар җыелган җирләргә рейдка чыга, автовокзалга яки тимер юл вокзалына барып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне барлый. Аны полиция хезмәткәрләре дә, таксистлар да яхшы белә. Документы югалган, шәһәрдә адашып йөргәннәрне аның кулына тапшыралар. Сергей исә аларны «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең социаль фатирларына озата. Иртән адаптация үзәге хезмәткәрләре һәрберсенә адреслы ярдәмен күрсәтә.

– Тимер юл вокзалында суыктан өшеп, кая барырга белми аптырап басып торучылар очрый, аларның акчаларын һәм документларын урлаган булалар, төн кунарга урыннары юк. Төрмәдән азат ителеп, урамда калган кешеләр дә безгә еш мөрәҗәгать итә. Картоннардан ясап куелган шалашларда яшәүчеләр янына да барабыз. Ризык, киемнәр белән тәэмин итәбез, яңа документлар эшләтәбез, теләгәннәрен эшкә дә урнаштырабыз. Аларга, кайчандыр үзем дә сезнең хәлгә төшкән идем, минем дә бомж булып йөргән чакларым булды, андый тормыш артта калды, яңача яши башларга беркайчан да соң түгел, дим. Кызганыч, социальләшергә, аек тормыш алып барырга теләмәүчеләр дә байтак. Урамда яшәүне өстенрәк күрәләр. Сиңа ярдәм кулы сузучы булганда, баш тартырга кирәк түгел, – дип, ул үзе белән булган хәлләрне сөйләп китте. – Дөньяга дөрес итеп тууыма әле биш кенә ел. Ни өчен шулай дип әйтәмме? Мин 1971 елда Туладагы хатын-кызлар колониясендә туганмын. Әни мошенниклык өчен төрмәдә утырганда, мин балалар йортында тәрбияләндем һәм шунда калдым да, ул миннән баш тарткан иде. Әти дә җинаять дөньясында билгеле кеше булган, халык телендәгечә әйтсәк, закондагы карак. Үземне белә башлагач, минем балалар йортында бертуган апам барлыгын белдем. Апалы булу сөенечен озак татый алмадым, аны башка балалар йортына озаттылар. Бераздан тагын бер апам, бер сеңлем һәм бер энем барлыгын белдем. Без барыбыз да диярлек төрле әтиләрдән туган балалар идек. Мәктәптә яхшы укыдым, әмма тәртип ягы бик чамалы булды. Сигезенче сыйныфтан соң училищега укырга кердем, III курста укыганда инде җинаятьчелек белән шөгыльләнә торган группировкада идем. Кеше талаган өчен шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм иттеләр. Озак та үтми, тагын бер тапкыр тотылдым. Анысында инде утыртып куйдылар. 4,5 ел утыргач, иреккә чыктым. Мине аннан элеккеге дусларым каршы алды. Тагын шул ук талау юлына бастым. Бер ел да булмады, каты режимлы төрмәгә эләктем. Аннан 2006 елда гына чыктым. Барысы 16 елымны төрмәдә уздырдым.

Бу вакыт эчендә Сергей, үзенә хатын табып, әти дә булырга өлгерә. Төрмәдәге бер егетнең 15 яшьлек сеңлесе белән хатлар алыша. Сергей аңа хатларны шигырь юллары белән язган һәм кыз аңа бик тиз гашыйк та булган. Ул Сергей янына колониягә килеп йөри һәм кызлары туа. Сергей иреккә чыккач, гаилә Вологда шәһәрендә яши башлый. Ул боларны сөйләгәндә, мин инде аның төрмәдән чыккач, дөрес юлга кереп китүе турындагы бәянны тыңларга әзерләнгән идем. Ашыгып, җиде елны тиз генә сикереп үтмәкче булганмын икән. Гаиләле булса да, яшьлеген төрмәдә уздырса да, Сергейга акыл керми, ул кабат җинаять юлына баса.

– Төрмәдә туган, урамда үскән кешедән тагын ни көтәсең, нинди тәрбия, нинди әхлак турында сүз барырга мөмкин, – дип сүзен дәвам итә Сергей, минем аптыраудан шар булып ачылган күземә карап. – Бу юлы инде мин наркотиклар да куллана башладым. Тора-бара тормышның тәмен бөтенләй югалттым. Шул наркотиклар гына коткара иде, әмма алары да туйдырды. Болай дәвам итсә, кабат төрмәгә утырачагымны да аңладым һәм урманга киттем. Анда урман кисүче булып эшләдем. Тиз арада җитәкче итеп куйдылар. Анда наркотиклар юк, аның каравы аракы бар. Урман кисүчеләр бөтенесе дә эчә, аек кеше юк та иде. Ике елдан әнине җирләргә дип Тулага киттем һәм шунда калдым. Эчүне ташлап, Проктер энд Гэмбл компаниясенә эшкә кердем, йөк ташучыдан җитәкче булып күтәрелдем. Акча бар, тормыш көйләнгән кебек, тик нәрсәдер җитми, мин кабат наркотиклар куллана башладым. Бу вакытка минем өч балам бар иде инде. Шушы көнгә кадәр түзгән хатынымның сабырлыгы бетте һәм без аерылыштык. Мин урамда яшәп калдым, Мәскәүгә китеп, бомжлар янында нинди ышык урын бар, шунда кунып йөрдем. Шунда минем яныма кешеләр килеп, эчкечелектән һәм наркотик бәйлелектән котылырга ярдәм итә торган үзәккә барып дәваланырга үгетли башладылар. Кая барам, кайда кунам, нәрсә эшлим – миңа ул вакытта барыбер иде. Мин ул кешеләргә ияреп киттем һәм дәвалана башладым. Аннары Мәскәүдән Петербургка күчерделәр. Өч ай эчендә үземне кулга алдым, мине үзәкнең өлкән координаторы итеп билгеләделәр. Дүрт ел дәвамында төрле тернәкләндерү үзәкләрендә эшләдем.

Сергей Петербургтан Казанга алкогольгә һәм наркотикка бәйлеләрне тернәкләндерү үзәгендә эшләргә кайта. Ныклап торып аягына баскач, аның янына гаиләсе дә күчеп яши башлый һәм аларның дүртенче балалары туа. Соңрак Сергей «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» директоры Азат Гайнетдинов белән таныша һәм аның командасында эшли башлый.

– Без эчкечеләр, наркотик кулланучыларга гына түгел, бомжларга, төрмәдән чыкканнарга, авыруларга һәм мохтаҗ кешеләргә социальләшергә ярдәм итәбез. Алар кемгәдер кирәк булуын тойсыннар һәм җәмгыятькә кирәкле кешеләр булсыннар иде. Без ул юлны үтә алдык, башкаларга да шуны телибез. Кеше бу дөньяда ялгызы гына калмасын. Әйләнә-тирәбездә кешелекле кешеләр күбрәк булсын һәм бер-беребезгә карата битараф булмасак иде. Әгәр дә син ярдәмгә мохтаҗ кешегә кайгыртучанлык күрсәтсәң, аңарда ышаныч һәм өмет туа, аның үзенең дә яңа тормышка кайтасы килә башлаячак, – ди Сергей.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X