16+

Төрки дөньяга йөз белән борылганда

Бик үк җиңел булган заманда яшәмибез, шунлыктан ­Россия яңа дуслык күперләре, үзара хезмәттәшлек итү буенча диалог төзү өчен мөмкин булган бөтен мәйданчыкны файдаланырга тырыша.

Бик үк җиңел булган заманда яшәмибез, шунлыктан ­Россия яңа дуслык күперләре, үзара хезмәттәшлек итү буенча диалог төзү өчен мөмкин булган бөтен мәйданчыкны файдаланырга тырыша.

Бүген ул төрки дөнья тарафына таба борыла икән – моңа аптырыйсы юк, чөнки төрки халыклар Россиянең үзендә дә күпләп гомер кичерә һәм алар биредә сан буенча рус милләтеннән кала икенче урында бара.

Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Мәскәүнең Төрки дәүләтләр хезмәттәшлеге Советына керү-кермәвен карарга әзер булганын белдерүе аңлашыла – үзендә гомер кичергән төркиләрдән тыш, ул әлеге оешмага керүче ике дәүләт белән коры җирдә чиктәш (Казахстан, Әзәрбайҗан). Шул ук вакытта әлеге Совет дәүләтләренең геосәяси позициясе Евразия киңлекләрендә, беренче чиратта Үзәк Азия белән Кавказда ныгый. Өстәвенә бу дүрт дәүләт дүрт континентның үзәгендә һәм алар Көнчыгыш белән Көнбатышны, Төньяк белән Көньякны тоташтыра. Төрки Совет кысаларында икътисад, инвестицияләр, транспорт, туризм, фән һәм мәгариф кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итү Россияне кызыктырмый калмаячак. Әмма төп максат бары тик бу өлкәләрдә хезмәттәшлек итү генә түгел.

Төркия бүген көчле, бәйсез дәүләт һәм ул Азия киңлекләрендә әйдаман булып тора. Россиягә шундый күрше белән яхшы мөнәсәбәттә булу файдага гына һәм ул төрки халыклар белән элемтәләрнең ныгуы милли куркынычсызлыкны тәэмин итәр дип өметләнә. Белгечләр Россиянең мондый адымын бик вакытлы һәм мөһим дип исәпли.

Үз вакытында Россия «Ислам конференциясе» дип аталган оешмага күзәтүче буларак кереп, дөрес карар кабул иткән иде һәм бу адым үзен аклады. Күпчелекне тәшкил итмәсәләр дә, илдә мөселманнар бик күп, аларның дөньяга, андагы тәртипләргә, кайнар нокталар тирәсендәге хәлләргә үз карашы. Төрки дөнья белән Россиянең уртак тарихы бар, шулай ук рухи, мәдәни мираста уртаклык күп, шуңа күрә киләчәктә үзара хезмәттәшлекне тагын үстерү, ныгыту мөмкинлеге бар.

Башкаларны мондый якынаю борчымый калмас, билгеле. «Салкын сугыш» чорында да төрки дәүләтләрне СССРга каршы куярга омтылу булды, үзгәртеп корулардан соңгы чорда эчтән таркатуда алардан файдаланырга теләүче көчләрнең булганы мәгълүм. Әмма бүген башка заман, берничә ел элек кенә Россия белән Төркиянең мөнәсәбәтләре салкынаеп, аларны маңгайга-маңгай бәрелдерергә һәм моны үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга теләүчеләр булса, аек акыл өстенлеккә чыкты һәм Мәскәү белән Әнкараның арасы якынайды. Көнбатышның санкцияләре үзе үк әлеге якынаюга этәргеч булып тора, чөнки бу каршылыктан бер Россия генә зыян күрми. Бүген Мәскәү белән төрки дәүләтләрнең яңа мөнәсәбәтләр төзергә омтылуы Көнбатыш тарафыннан килгән ыгы-зыгыга каршы тору өчен дә кирәк. Төрки Советтагы кайбер дәүләтләрнең Россия белән бик тыгыз элемтәдә, ә СССР чорында бер составта булу тәҗрибәсе дә яңа кысалардагы хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итми калмас.

Россиянең әлеге Совет әгъзасы булу-булмавы турында сүз берничә ел элек тә булган иде. Ул чагында Совет башлыгы Рамил Гасанов: «Төрки дәүләтләр оешмасына керү турында мөрәҗәгать Македония белән Албаниядән дә булырга мөмкин, ә миллионлаган төркиләрнең ватаны булган Россия теге яки бу формада хезмәттәшлек итү турында теләк белдерә икән, без бу хакта фикерләшергә һәм мөһим карарлар кабул итәргә әзер», – дип белдергән иде. Венгрия әлеге оешмада күзәтүче ролен башкара һәм аның монда эләгүе очраклы түгел – алар һуннарны үзләренең борынгы бабалары дип саный. Хәер, бусы – башка тарих. Үзебезнең Мәскәүгә кайтып төшсәк, ул шул тарафка таба үзенең адымын ясады, каршы якның җавабын озак көтәргә туры килмәстер. Үзләре үк белдергәнчә, алар моңа күптән әзер бугай инде, ни дисәң дә, Россия Македония белән Албания түгел инде ул. Аны үз рәтләрендә күрергә теләүчеләр шактый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading