16+

Цифрлы телевидениегә гыйнвар уртасында күчәчәкбез

Аналоглы телевидение үткәндә калачак, чөнки тавышы һәм сурәтенең сыйфаты ягыннан ул цифрлы телевидениедән нык калыша.

Цифрлы телевидениегә гыйнвар уртасында күчәчәкбез

Аналоглы телевидение үткәндә калачак, чөнки тавышы һәм сурәтенең сыйфаты ягыннан ул цифрлы телевидениедән нык калыша.

«Аналог»тан цифрлы телевидениегә күчү чоры киләсе елның 14-15 гыйнварында төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин сүзләренә таянып хәбәр итә. 
«Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, «аналог»тан цифрлы телевидениегә тулысынча күчү 2019 елның 14-15 гыйнварында төгәлләнәчәк, дип белдерде», – диелә хәбәрдә. 
Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәгендә билгеләп үтүләренчә, «аналог»ны алга таба үстерү техник һәм икътисади яктан максатка ярашлы түгел. Аналоглы телевидение тавышы һәм сурәтенең сыйфаты ягыннан цифрлы телевидениедән сизелерлек калыша, шул ук вакытта зур ешлык ресурсы таләп итә. 
Татарстанлыларның цифрлы телевидение- не кабул итүгә әзерләнү өчен вакыты бар әле, дип искәрттеләр Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәгендә. Аңа күчү зур чыгымнар таләп итми, шул ук вакытта 20 телеканалны бушлай карау мөмкинлеге туачак. 
Цифрлы телевидениегә күчүнең ике юлы бар. Беренчесе – телевизорны цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерү. Күпчелек заманча телевизорлар моның өчен махсус җайланмалар белән җиһазландырылган. 
Икенчесе – аналог сигналын гына кабул итә торган «иске» телевизор өчен өстәмә җиһазлар сатып алу. Болар – сигналны DVB T2 форматында кабул итә торган приставка һәм дециметрлы антенна (аны приставкага тоташтырырга кирәк).

Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге республика халкына цифрлы телевидениегә күчү өчен нинди җиһазлар, аларны ничек көйләргә һәм җитешсезлекләр туган очракта, аларны ничек бетерергә кирәклеге турында тулы мәгълүмат бирергә әзер. Моның өчен 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк.

Динара ПРОКОПЬЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading