«Туган телне укыту планнарының мәҗбүри өлешендә саклау өчен» инициатива төркеме әгъзасы, сәясәтче Руслан Айсин «ШК»га хәбәр иткәнчә, «Гомуми белем бирү системасында туган телләр үсеше: сәяси-хокукый актлар» темасына узган түгәрәк өстәлне тарихи вакыйга дип әйтергә була. Чарада Башкортстан, Чувашстан, Якутия, Дагыстан, Кавказ республикаларыннан, Чукотка автономияле округыннан, Кабардино-Балкариядән депутатлар, экспертлар, галимнәр, актив җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашкан. Россия Фәннәр академиясенең Телләр өйрәнү институты вәкилләре дә булган, алар да милли телләрне укытуны яклап чыккан.
– Түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Россия халыкларының демократик конгрессы» булдырырга кирәк дигән фикергә килде. Конгрессны оештыру комитетына чарада булган бөтен кеше керде. Алар арасында, рус милләте вәкиле буларак, билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Максим Шевченко да бар. Без Дәүләт Думасының милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына каршы бик күп чаралар үткәрергә килештек. Аерым алганда, Чебоксарда милли телләр форумы үткәрәчәкбез. Җәй көне бөтен милли республикаларда билгеле бер көнне туган телләрне яклаган пикет оештыру көтелә. Мәгълүмати, хокукый-юридик яктан көчләребезне туплап, депутатлар сөйләшүләр алып барачакбыз. Безнең эш моның белән генә чикләнмәячәк. Демократик конгресс «федерализм мәсьәләләре» белән дә шөгыльләнергә җыена, дөресрәге, без Россия Конституциясен, аның федератив төзелешен яклап чыгачакбыз. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов үзенең чыгышында «Россиянең төп законы үз халыкларына туган телләрен саклауны һәм аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли. Без үзебезнең Конституциядәге хокукларыбызны яклауны сорыйбыз, аның үтәлүен таләп итәбез, башка берни дә сорамыйбыз» дип билгеләп үтте. Аңа кушылып шуны әйтәсе килә: Россияне федератив, толерант дәүләт буларак күрәсебез килә, – дип сөйләде сәясәтче.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тел мәсьәләсендә Татарстанның активлык күрсәтүен билгеләп үткән. Татарлар бу көрәшкә алынмаган булса, җиңелгән булыр идек, дигәннәр.
– Алар Татарстанны лидер итеп күрә, сезнең белән көрәштәш булырга әзербез, диделәр, – ди Руслан Айсин.
Аның әйтүенчә, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ирекле укыту турындагы закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең башка республикалары, аерым алганда Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплаган. Алтай һәм Якутия дә кушылырга ниятли.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар резолюция дә кабул иткән. Аны яхшылап редакцияләп, Россия халыклары һәм башка чит телләргә тәрҗемә итеп бастырырга җыеналар. Шунысын да әйтергә кирәк: түгәрәк өстәлдә кабул ителгән резолюциядә милли республикаларда Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеген кире кайтаруны таләп итәргә дигән пункт та бар. Милли республика вәкилләре Дәүләт Думасыннан «Мәгариф турында»гы федераль законга гражданнарның, кадрлар һәм укыту-методик тәэмин ителеш белән, туган телдә урта гомуми белем алу конституцион хокукын тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итә.
Туган телне саклау ул – әманәт
Социаль челтәрләрдә Россия халыкларының туган телләрен укытуны мәҗбүри итүне саклауны яклаган петициягә 33 меңнән артык кеше кул куйган. Россия Президенты Владимир Путинга адресланган петицияне «Россия туган телләренә каршы законга – юк» инициатив төркеме әзерләгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да хуплаган әлеге петицияне.
Комментарийлар