16+

Туган телне ярату бакчадан башлана

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

Шәхес тәрбиялибез икән, ул һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе булып үссен өчен, тәрбиягә нык нигез балалар бакчасында ук салына башланырга тиеш. Безнең «Салават күпере» балалар бакчасы Апас муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик ярдәм итү, милли белем бирү буенча ресурс үзәге булып тора, аз комплектлы балалар бакчалары тәрбиячеләренә бу өлкәдә эшне оештыруда булыша. Бакчабызда балаларга икетеллелек мохитендә белем һәм тәрбия бирелә.

Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларыбызның берсе. Бакчабызның һәр төркемендә оештырылган милли почмаклар, дидактик материаллар, күргәзмәләр, кече музей мөмкинлекләре эштә киң кулланыла. Халкыбызның традицион яшәү рәвешен чагылдырган, шактый борынгы әйберләр туплап оештырылган кече музеебыз балаларга көнкүреш әйберләрен, милли кием үзенчәлекләрен үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирә. Халыкның һәрьяклап үскән шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырган һәм шуңа ирешү юлында туган традицияләр һәм чыганаклар җитәрлек. Ул – билгесез даһиларыбыз иҗат иткән мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар һәм такмазалар, әкият һәм риваятьләр.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында аларны киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән. Балаларны бәйрәмнәр тарихы белән таныштырабыз. Бу эшләрне башкаруда безгә дәү әниләребез, әти-әниләребез ярдәмгә килә. Берничә ел инде балалар бакчасында «Сәләт» балалар иҗаты үзәгенә караган «Без – татар балалары» түгәрәге эшләп килә. Балалар белән төрле милли бәйрәмнәр, чаралар үткәрәбез. Бездә татар, чуаш, рус, милләтеннән балалар тәрбияләнә. Халык нинди милләттән булуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез.
Экскурсияләрнең дә әһәмияте бик зур. Балаларга аңлаешлы телдә тарих белән танышу бик тә мөһим. Шуңа күрә районыбызда эшләп килүче «Туган як» музееның да без – даими кунаклары. Туган як тарихына тукталмыйча, телне, халкыбызның үткәнен өйрәнеп булмый. Безнең тарихны белү ул – үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә.

Бакчабызда балаларга белем һәм тәрбия бирүче барлык педагогларның төп максаты: халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру, туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру, йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Белем бирү эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә дә милли белемнәр кулланыла. Бу юнәлештә педагоглар, үзләренең белемнәрен баету максаты белән, төрле республика, зона, район чараларында бик актив катнашып киләләр. Эш тәҗрибәбез белән матбугат чаралары аша да, җирле телевидение тапшырулары аша да уртаклашабыз. Шул рәвешле, яңа алымнар кулланып, белем һәм тәрбия бирүне милли эчтәлек белән баетып, тырышып эшлибез. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар киләчәктә халкыбызга лаеклы алмаш булыр дип уйлыйбыз.

Светлана Сираҗева, Апас районы «Салават күпере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading