Җәй көне бүрек, бишмәт, киез итек киеп, чирәмдә чаңгы узышын күргәнегез бармы? Балык Бистәсе районындагы Балтач авылы Сабан туе хикмәте бу.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә быел республикада – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Балтач авылы (Юлсубино) җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов үзенең котлау сүзендә Сабан туеның татарның милли гореф-гадәтләрен саклаучы, халыкларны берләштерүче һәм дуслаштыручы бәйрәм булганлыгын искәртте.
Харис Гатиятовның: “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга исән-сау булуларын, җиңүләр яулауларын телибез! – дигән сүзләрен мәйдандагы халык бердәм хуплап, кул чапты. Балтач авылыннан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырылды.
Тарих кабатлана, диярсең. Заманында авылларда Сабан туйлары 15-20 көн дәвам иткән. Бүген дә бәйрәм төрле вакытта үткәрелгәнлектән, Татарстанның ярты халкы Балтач авылына җыелышкан.
Уен-бәйге артистларның һәм район үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Аркан тартышы, чиләк-көянтә белән су ташу, йомырка салынган агач кашыкны авызга кабып йөгерү, шома багана өстендә капчык белән бәргәләшү, капчык киеп йөгерү, катыкка башны тыгып акча эзләү уеннарына яңалары өстәлде.
Күки авылындагы Сабан туенда пешкән йомыркалар салынган табаны җилкәгә куеп, мәйданны йөгереп узу бәйгесе үткәрелгән булган. Әгерҗедә “Бөтерчек” уены бар икән. Маңгайны казыкка җиңелчә генә терәп, казык тирәли 20 мәртәбә бөтереләсең. Шуннан соң уенчы, алпан-тилпән хәлдә атлап, мәйданның икенче башындагы бүләкне барып ала. Халык яңа уеннарны карап тәгәрәп дирлек көлде.
Кызганыч, колхозлар таркатылгач, атлар бетте, Сабан туе да ат чабышларыннан мәхрүм калды. Балтач Сабан туенда быел ат чабышы да яңартылды. Тегермәнлек авылы егете Айдар Сибгатуллин иярләгән бердәнбер ат иде ул, әлбәттә. Халык “үзе беренче һәм үзе ахыргы” булып килгән “Буян” кушаматлы атны бүләкләргә күмде.
Яшьләр арасындагы көрәштә Балтач авылы егете Инсаф Зыятдинов җиңде. Ир-егетләр арасындагы көрәш тә чиста һәм матур булды. Лаеш районы вәкиле Фәнил Тимергалиев үзен җиңгән Балык Бистәсе егете Айназ Билаловны кочаклап алып котлады, башка көрәшчеләрне Балтач авылы Сабан туеның баш батыры булып калган Айназ Билаловны чөергә дәште. Фәнил Тимергалиев чын көрәшче, чын егет сыйфатын күрсәтеп, тамашачылар хуплавын яулады. Балтач халкы һәм эшкуарлар ярдәмендә оештырылган Сабантуй ел дәвамында сагынып сөйләрлек истәлекләр калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар