16+

Туризм: кемдер - Болгарны, кемдер Байкалны ярата

Быелның сигез аенда республикага килгән туристларның саны, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, 48,8 процентка арткан, кайбер туристлык үзәкләре, аерым алганда борынгы Болгар шәһәрчегенә килүчеләр – 154,2 процентка. Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева хәбәр итүенчә, туристлар арасында Зөя утрау-шәһәрчеге белән Казан Кремле дә популяр.

Туризм: кемдер - Болгарны, кемдер Байкалны ярата

Быелның сигез аенда республикага килгән туристларның саны, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, 48,8 процентка арткан, кайбер туристлык үзәкләре, аерым алганда борынгы Болгар шәһәрчегенә килүчеләр – 154,2 процентка. Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева хәбәр итүенчә, туристлар арасында Зөя утрау-шәһәрчеге белән Казан Кремле дә популяр.

Алабуга, Чистай һәм Тәтеш районнарына баручылар да арткан. 
Җәйге сезон тәмамланса да, Казаныбыз кунакларны көзге һәм кышкы чорда да бик теләп кабул итә. «Ялларда 1001 ләззәт» туристлык программасы дәвам итәчәк. Республиканың Болгар, Саба, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Кама Тамагы, Арча, Алабуга, Алексеевск һәм Кукмара районнарына ике көнлек тур бер кешегә 2200 сумга төшә. Әмма шунысы да бар: районнарга үз транспортың белән генә бара аласың. 2200 сумга бер төн куну, ике төшке аш һәм бер иртәнге аш, экскурсияләр кергән.

Айгөл Балахонцева туристлык кэшбегы программасының көзге этабы тәмамланырга күп калмавын да искәрттеп үтте. Көзге этап 10 сентябрьдә тәмамлана. Ә сәяхәткә 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр барырга була.  Аның нигезендә турист алган юлламасы яки кунакханәдә яшәгәне өчен тотылган чыгымнарның 20 процентын (иң күбе 20 мең сум) кире кайтара ала. Моның өчен төп шартлар – тур яки кунакхандә яшәү өчен «МИР» картасы белән түләү, турны Мирпутешествий.рф сайтыннан онлайн алу. Кэшбек картага биш көн эчендә кайта.
–    Nordwind (Нордвин) авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек шулай ук дәвам итә. Тау чаңгысында шуарга яратучылар авиакомпания ярдәмендә Кемерово өлкәсендәге Шерегеш курортына бара алачак. Зеленая тавы Көнбатыш Себердәге иң яхшы трассалары белән данлыклы. Иркутскига булган туры рейс республика халкына Байкалны барып күрү мөмкинлеген бирә. Иркутск үзе дә илнең тарихи  шәһәре санала, – дип сөйләде Айгөл Балахонцева.

Республиканың өч аэропорты быелның сигез аенда 3 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков хәбәр иткәнчә, тиздән Казаннан Сербиягә дә очып булачак. Шулай ук Грозныйга, Тель-Авив белән Тегеранга да очышлар каралган. Спикер билгеләп узганча, эчке рейслардан кулланучыларның саны арткан. Быел ачылган Казан – Томск авиарейсы да үзен аклаган. Авиарейслар уртача 87 процентка тулган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading