Соң син шушы чибәрлегең, шушы буй-сын белән менә бу диванага чыктыңмы? Соң, нәселләрендә юньле кеше юк бит аларның. Саран бит алар. Әллә бу мүкләк сиңа пәлтә ала инде. Атасы да гомер буе хәерче булды – монысыннан да толк булмаячак. Менә быел кышкы пәлтәсез чыгарсың, балаларың туар – алар да ялангач булыр, аннан оныклар. Рауза чәчәгедәй яшь гомеркәйләрең шулай әрәм булыр. Картаясың, ямьсезләнәсең инде син болай пәлтәсез йөреп. Ә теге яши ул. Аның әнә атасы да хәзер дә үгез кебек. И все, яшь хатын ала да сине куып чыгара. Менә шулай ул тормыш. Хәзер хатын-кыз дачурта бит ул. Тукта-тукта, нәрсә, аерылам дисеңме? Юк инде, ничек инде син шундый ирне ташлыйсың, ә?
Ә син, нәрсә дисең? Чукынсын пәлтәсе дә, Рашаты да, дисеңме? Тукта-тукта, энем, чү әз генә. Алай кызып кына булмый ул. Соң аннары синең хатыныңны кем киендерә? Син инде, брат, раз аны үзеңә хатынлыкка алгансың икән, киендерергә дә тиеш. Нишләп әле сиңа чәчәктәй яшьлеген бүләк иткән карга Зәкие кызы кешедән ким булырга тиеш. Ни пайдют, урыс әйтмешли. Син тагын бу абзый шулай өйрәтте, дип, өеңә кайтып сөйләнә күрмә. Бетерәсең аннары башны. Ир-ат чыдарга тиеш инде ул тормыш авырлыкларына. Кара син аны, эшләмим бүтән, имеш. Ир-ат булып тугансың икән инде, энем, түзәргә кирәк бу тормышта түзәргә. Ә син, сеңлем, бар, кайт, ашарга пешер иреңә. Хатын-кыз түзәргә тиеш ул…
Комментарийлар