16+

«Үлем белән уйнау»мы?

Тауларга менүчеләрне берәүләр хыялый дисә, икенчеләре хәтта акылдан шашкан диючеләр дә бар.

«Үлем белән уйнау»мы?

Тауларга менүчеләрне берәүләр хыялый дисә, икенчеләре хәтта акылдан шашкан диючеләр дә бар.

Тауларны бары көчле рухлы кешеләр генә иңли аладыр, мөгаен. Кемдер юл уртасында ук аска төшәргә карар кыла, кемдер, бернигә дә карамастан, ахыргача бара. Күбесе барып җитми. Күпләрегез хәтерлидер, альпинист Наталья Наговицина белән дә шулай булган, аны Җиңү тавы дип аталган биеклеккә менүен, аннан соң аны шуннан төшереп карарга омтылышын меңләгән кеше күзәтте.

2025 елның 12 августында Наталья 7200 метр биеклектә егылып төшкән һәм аягын сындырган. Ул менеп җиткән урын альпинистлар телендә үлем зонасы дип атала, биредә кислород җитми, коточкыч салкын, кисеп ала торган әче җил, бик катлаулы рельеф, күрү мөмкинлеге юк. Мондый биеклектән беркемнең дә төшә алганы юк әле. Өстәвенә, Наталья иң куркыныч участокларның берсендә тукталган.

Аны берничә альпинист коткарырга тырышып караган, ләкин үзләре үк бәлага дучар булган. Алар Натальяга ризык, су, җылыткыч, йокы капчыгы калдырганнар. Италия альпинисты төшеп җитә алмаган – ул баш мие шешүдән үлгән. Аның гәүдәсе 6900 метр биеклектә урнашкан.

Коткару операциясенә вертолет җәлеп итәләр, берничә тапкыр Наталья янына дрон җибәргәннәр. Ләкин коткару операциясе уңышсызлыкка очраган. Моннан тыш, коткаручылар үзләре дә зыян күргән. Нәтиҗәдә, 23 августта эзләүләр туктатылган. Наталья хәзерге вакытта билгесез югалганнар исемлегендә. Аның хакында язылган язмалар астында күбесе: «Шундый югарылыкка менү – акылсызлык», «Үлем белән уйнау», «Үзе менгән бит, үзе гаепле», дип язып калдырганнар.

Натальядан бөтенләй ерак түгел 10 ел элек җиңү пигында һәлак булган альпинист Михаил Ишутинның гәүдәсе урнашкан. Аны аска төшерә алмадылар.

Әле шушы көннәрдә генә таулар иңләргә яратучыларның бәлагә таруы турында билгеле булды. Туристлар төркеме 7 октябрьдә походка китә, аларның маршруты Краснодар краеның тау-таш арасындагы иңлекләр аша сузыла.  Иң якын эре торак пункт – Сочидагы Красная Поляна. Туристлар йокы капчыкларын һәм башка кирәк-яракларны Уруштен елгасы аша атларга төяп җибәргәннәр. Ләкин яңгырлар аркасында су бик нык күтәрелгән. Аның аша кичү бик куркыныч. Шуңа елга ярында лагерь төзергә һәм коткаручыларны ярдәмгә чакырырга туры килгән.  Баксаң, туристлар арасында 10 һәм 15 яшьлек үсмерләр дә бар икән. Әлеге куркыныч сәяхәткә аларны әти-әниләре җәлеп иткән.

Белгечләр фикеренчә, тауларның иң югары нокталарына менү белән бәйле фаҗигаләрнең сәбәбе – альпинистларның бөтен куркыныч моментларны уйлап бетермәве. Алар тиешле әзерлексез гаять катлаулы маршрутка чыга, юкса тауларга менү өчен 10-12 кеше кирәк икән, ә кайбер очракларда таулар иңләр өчен бары 3 яки 4әү генә кузгалалар.

«Бер тапкыр менгәч, тагын менәсе килә»

Искәндәр Нурмиев Саба районыннан, 2019 елда Казан медицина көллиятен тәмамлаган. Казанның 7нче хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә эшли. Читтән торып Идел буе спорт академиясендә югары белем ала. Киләчәктә спортчыларны реабилитацияләү, дәвалау белән шөгыльләнәсем килә, ди егет. Ялларында исә сәяхәт кылырга, таулар иңләргә, яңа җирләр буенча сәяхәт итәргә ярата. 2021 ел елның 24 июнендә Эльбрус тавына менеп, 5642 метр биеклеккә хастаханә әләмен кадаган. «Тауга бер әзерлексез, бер куркусыз мендем. Гомумән, эштән кала сәяхәт итәргә яратам. Ялны планлаштыру – минем өчен изге нәрсә. Пляжда кызынып, су кереп яту минем өчен түгел. Россиядә, Татарстанда без күрмәгән ни кадәр матур урыннар бар!» – ди ул. Аның белән булган әңгәмәбез дә тауларга сәяхәт итү, моңа әзерләнү тора.

— Югарылыкка менүгә әзерлекнең иң мөһим этапларының берсе – климатка яраклашу. Әгәр организм кан басымы үзгәрүгә һәм кислород җитмәүгә әзерләнмәгән булса, бу үлемгә китерергә мөмкин – тау авыруы, альпинистлар әйтмешли «горняшка». Һималайда тау авыруы күпчелек кешеләрдә 4000-5000 метр биеклектә башлана, Кавказда – 3000 метрга, ә Альп тауларында югары дымлылык аркасында – 2500 метрга. Климатка яраклашу дәвамлылыгы нинди биеклектә булуга бәйле. Мәсәлән, Эльбруста акклиматизация 10-12 көн, Эверестта бер ай дәвам итә, - ди Искәндәр.

Кайбер туристик компанияләр Эльбрусны биш көн эчендә буйсындырырга тәкъдим итә. Поезддан төшәргә дә өлгермәдең, тау башына менәсең. Туристларга тау авыруы турында сөйләмиләр һәм ул нәрсәгә китерергә мөмкин.

Искәндәр Нурмиев сүзләренчә, тауга менәр алдыннан һәр нечкәлеккә кадәр уйларга кирәк. Хәтта иң оста альпинистлар синең яныңда булу да иминлекне тәэмин итә алмый. Һәрвакыт алдан күреп эш итәргә кирәк.  Шулай ук теләсә нинди тауларга менү өчен физик яктан гына түгел, ә мораль яктан да әзерләнергә кирәк.

— Болытлар, томаннарга күмелеп утырганга, таулар үтә дә серле булып күренә. Аларга таба барган саен сихрилеккә таң каласың, кояшның таулар артына китеп югалуы аларның серлелеген тагы да арттыра. Еллар үтеп тауларга соклануым, аларнын бөеклегенә, серлелегенә ышануым кимемәде  Аларның куеннарына ниндидер серләр яшеренгән кебек. Менә шуңа ымсындырып тора да ул һәркемне. Бер тапкыр менгәч, тагын менәсе килә, - ди сәяхәт кылырга яратучы Искәндәр. — Тауга менәр алдыннан алда әйтүемчә, бик шзерлекле була кирәк. Кирәкле кирәк-яракны кибеттән сатып алырга мөмкин. Альпинист өчен база комплекты үз эченә:

Биеклеккә менү өчен кием: -термобелье,  куртка,  көчле кардан, җилдән һәм яңгырдан саклану өчен мембраналы кием, оекбаш, комбинезон, бүрек, перчатка һәм бияләй. Аяк киеме: база лагере өчен гади кроссовкалар яки треккинг ботинкалары, биек альпинист ботинкалары. Шәхси кирәк-яраклар: иминият системасы, үз-үзеңне иминиятләштерү, карабин, аска төшү җайланмасы, боз кисү өчен махсус җайланма, треккинг таяклары, маңгай фонаре, альпинист күзлек, тау чаңгысы битлеге. Өстәмә аксессуарлар: термос, кояш батареясе.

Лагерьда яшәү өчен палатка, йокы капчыгы һәм туристлык келәме сатып алырга кирәк. Ә санап үтелгән әйберләрне күчереп йөртү өчен рюкзак кирәк. Хәзер иң кирәкле әйберләр кибетләрдә сатыла. Һәрхәлдә, сәяхәт итүне планлаштыру алдыннан табиб белән киңәшләшү яхшырак. Тиешле әзерлек булганда, тәвәккәлләп була.

Тауларга менүгә каршы күрсәтмәләр:

Анемия, лейкоз, канның түбән яки югары куеручанлыгы;

йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары: стенокардия, гипертония, ишемия, тромбоз;

ревматизм, остеоартроз;

авыр хроник эндокрин авырулар, өченче дәрәҗәдәге шикәр диабеты;

астма, туберкулез;

бөер авырулары;

шәхес белән элемтәне кыенлаштыра торган психик тайпылышлар: галлюцинацияләр, психозлар, саташулар, шизофрения;

бума; көмәнлек чоры.

Искәндәр Нурмиев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading