16+

Умырзая урынына чүп түгел, чәчәк чыксын!

Татарстанда тырыш, чиста-пөхтә халык яши инде болай үзе. Ләкин, кар эрегәч, урамнарда һәм ишегалларында умырзая чәчәкләре кебек чүп-чар килеп чыга.

Умырзая урынына чүп түгел, чәчәк чыксын!

Татарстанда тырыш, чиста-пөхтә халык яши инде болай үзе. Ләкин, кар эрегәч, урамнарда һәм ишегалларында умырзая чәчәкләре кебек чүп-чар килеп чыга.

Миллионнан артык кеше яшәгән Казанда чисталыкны тәэмин итү шактый авыр мәсьәлә. Ун кешенең берсе генә чүпне тиешсез урынга ташласа да, шәһәр буенча исәпләгәндә, машина белән ташырлык чүп туплана. Ишегалды җыештыручылар саны җитмәү сәбәпле, чүп-чарны кар күмеп китә. Җир кардан арынгач, шул чүпләр: ”Шапшакларга сәлам!”, - дип, кояшта кызынып ята.

Без тырыш халык инде үзе. Яз җиткәч, шәһәрләрдә дә һәм авылларда да халык мәш килеп, җыештыра, юа-агарта. Тик кыш буена тупланган чүпләрне, көздән калган яфракларны бер-ике көндә генә җиңәрлек түгел шул. Кытайдан килгән эшкуарлар Казан урамнарындагы чүпләргә, автомобильләрнең пычраклыгына шаккатканнар.

Кытайлар түзмәгән, аптырап, үз мөнәсәбәтләрен Казан мэрына да җиткергәннәр.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: ”Җәмәгать, үз машиналарыгызны юып йөрсәгез иде!” - дип үтенеч әйтергә мәҗбүр булды. Кытайлар Казанга җәй чәчәкләргә төренгән вакытында килгәч, “бик чиста шәһәр икән бу” дип, фикерләрен үзгәртерләр әле. Казан илебездә иң чиста-төзек шәһәрләрдән санала. Узган шимбәдәге шәһәркүләм өмәгә дә 45 мең кеше чыккан.

- Өмәдә катнашкан предприятиеләр һәм оешмалар коллективларына, студентларга һәм укучыларга зур рәхмәт! Казанлылар бик активлык күрсәтте, аларга рәхмәт! Шимбә көнне көн кояшлы, матур булды. Яз сагындырган, һәр кеше дәртләнеп эшләде”, - диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, 20 апрельдәге гомүмшәһәр өмәсендә 1500 предприятие һәм оешма коллективы урамнарны, паркларны җыештыруда эшләгән, 350 берәмлек техника файдаланылган. Торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, торак милекчеләре ширкатьләре 2 миллион квадрат метр территорияне җыештырган. Полигоннарга 20 мең куб метр чүп китерелгән.

- Зур эш башкарылды, ләкин, эшлисе эшләр күп әле. Казанны, бердәм булып, 1 май бәйрәмнәренә һәм 9 май - Җиңү көне бәйрәменә идеаль чисталыкка җиткерик, - дип, санитар чистарту икеайлыгында эш темпын киметмәскә чакырды мэр Илсур Метшин.

Казанлылар җыйнаулашып, кайсы да булса бер участокны җыештырырга исәпләсәләр, эш коралларын идарәче компанияләрдән алып торырга мөмкин. АКШта пычрак машиналарны шәһәрләргә, гомүмән, кертмиләр. Бездә дә пычрак машинада йөргән өчен штраф салырга кирәк. Өй түренә беребез дә пычрак күнитек белән узмыйбыз, ләбаса. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казан-уртак йортыбыз.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading