16+

Урман өчен балта түгел, ут куркыныч

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары булганы юк. Тик бу мәсьәлә хәл ителде, дигән сүз түгел.

Урман өчен балта түгел, ут куркыныч

Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары булганы юк. Тик бу мәсьәлә хәл ителде, дигән сүз түгел.

Республикада 23 янгын-химик станция урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү белән шөгыльләнә.

- Быел тагын Түбән Кама шәһәрендә һәм Нурлат муниципаль районында янгын-химик станцияләре төзелә. Урман янгыннарын сүндерү оешмаларында 651 кеше эшли, алар карамагында 319 берәмлек техника. Гадәттән тыш хәлләр туган очракта янгын сүндерү частьләреннән һәм оешмалардан 2976 кеше белән 612 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Урман янгыннарын сүндерү үзәкләре паркы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, яңа техника белән ныгытылды. Урман янгыннарын сүндерү машиналары үзләренең “конюшняларыннан” чыкмаса әйбәтрәк булыр иде, әлбәттә,-ди республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Ләкин, машиналарга барыбер чыгарга туры килде. Шөкер, өйрәнү-тәҗрибә чарасына гына чыктылар: Спас районының Болгар урманчылыгында семинар-киңәшмә булды. Анда республиканың барлык урманчылыклары вәкилләре катнашты. Урманчылар урманга “капкан” утны сүндерүдә һәм теоретик белемнәрдә ярышты.

- Мондый күнекмәләр бик кирәк. Урманга капкан утны 2 сәгать эчендә сүндереп өлгермәсәң, ул зур мәйданнарга җәелә, шунлыктан янгынны авызлыклау нык авырлаша,-дип, фикерләре белән уртаклашты Равил Кузюров.

- Республикада шактый торак пунктлар, сәнәгать корылмалары, балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары урманнарга якын урыннарда яки бөтенләй урман эчендә урнашкан. Янгын чыкса, аларга куркыныч яный. Кешеләр урманнарда ут белән сак эш йөртсеннәр, учакларын сүндереп китсеннәр иде,-дип, өстәде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралаган: гражданнарга - 3 мең сумга кадәр; вазифаи затларга-20 мең сумга кадәр; юридик затларга 200 мең сумга кадәр.

“Урман янгыннары үзәге” (“Лесопожарный центр”) диспетчерлык пункты тәүлек дәвамында эшли. Урманга ут капканны күреп алсагыз, шушы телефоннар аша хәбәр бирегез: 8-800-100-94-00 яки 8 (843) 221-37-95.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading