16+

Урмандагы чыбык-чабыкларны рөхсәтсез дә җыярга мөмкин

Табигать кочагында ял итәргә, урманнарның саф һавасын ­суларга, сый-нигъмәтләреннән сыйланырга барыбыз да ярата.

Табигать кочагында ял итәргә, урманнарның саф һавасын ­суларга, сый-нигъмәтләреннән сыйланырга барыбыз да ярата.

Сентябрь башында авылга кайткач, без дә урманга менеп төшәргә булдык. Тик әллә күптән бармаган булганга, шунда ук урманда корыган агачларның бик күп булуына игътибар иттек.

Кайсы авып, сукмакка сузылып яткан, кайсы череп, менә хәзер авам-­авам дип тора, кайсысының кәүсәсе нык булса да, ботаклары ян-якка салынып төшкән иде. Кыскасы, бу юлы урман миндә күптән тәртипкә китерелмәгән өйне хәтерләтте. Кайчандыр гөрләп торган чишмә буйлары да бик кызганыч хәлдә иде. Корыган, картайган агачлар, биек-­биек үләннәр баскан чишмә сыктап елап ­утыра төсле тоелды. Ә бит урманга җиләк, гөмбә җыярга халык гел йөреп тора. Корыган, черегән агачның кеше өстенә дә авып төшүе мөмкин. Мондый хәл октябрь башында Түбән Кама шәһәрендә булды да бит инде. Ул чагында бер ишегалдында башына корыган агач төшүдән 65 яшьлек ир-ат һәлак булган иде. Шушы очрактан соң шәһәр хакимияте корыган һәм авария хәлендәге агачларны юкка чыгару буенча эш алып бара башлады.

Ташландык хәлләрне Казан янындагы урман полосаларында да күзәтергә мөмкин. «Гөмбә җыярга баргач, корыган агач, җирдә аунап яткан ботак-чатакларны күреп, күңел төшеп кайтты», – дигән иде бер танышым.

Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман утырту бүлеге җитәкчесе Тимур Вәлиев хәбәр итүенчә, киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк федераль закон нигезендә, хәзер халык чыбык-чабыкларны шәхси ихтыяҗларына куллана алачак. Моның өчен аларга бернинди дә документ кирәк булмаячак.

– Моңа кадәр бу гамәл рөхсәт ителми иде. Шуңа күрә бу закон халыкта зур кызыксыну уятты. Димәк, ихтыяҗ булачак, дигән сүз. Тик шуңа игътибар итсеннәр иде: шәхси мәнфәгатьләргә бары тик корып ауган агачны гына файдаланырга ярый. Ә корыган агачны кеше үзе кисеп ала алмаячак, – дип аңлатты җитәкче.  
Әлегә моның механизмы федераль үзәк тарафыннан эшләнеп бетмәгән. Ел ахырына кадәр бу эшләп бетереләчәк һәм гамәлгә кертеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading