16+

Урманнарга керү тыела

Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.

Урманнарга керү тыела

Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.

Быелгы җәйдә, шөкер, республикадагы урманнар яну очрагы теркәлмәде әле. 
– Ләкин, тынычланырга ярамый, урман янгыннары чыгу куркынычы октябрь аена кадәр саклана. Узган ел, хәтта, 25 октябрьдә дә урман яна башлау очрагы теркәлде, ут тиз арада сүндерелде. Инде август ае җитсә дә, һава эссе, шунлыктан, янгын башлану куркынычы зур, – дип кисәтте Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
 
Шомлы саннар
Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.
Урманнарның үзләренә үк ут кабуның Пермь краенда – 82, Түбән Новгород өлкәсендә – 64, Башкортстан Республикасында – 46, Оренбург өлкәсендә – 42 һәм Киров өлкәсендә 42 очрагы булган инде.

Ышанычлы саннар
Урманнарга капкан утны сүндерү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгында, юридик затларның чыганакларын да исәпләп, 1794 кеше һәм 588 берәмлек махсуслаштырылган техника әзерлектә тора. Моннан тыш Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тагын 1002 кеше һәм 368 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителәчәк.

 Урман эчләрендә... лагерь

– Татарстан табигате, урманнар – уртак байлыгыбыз. Без яшел зоналардагы янгыннарны сүдерүдә катнашабыз, ә урманчылар торак җирлекләрдәге йортларны һәм биналарны уттан саклап калуда ярдәмгә килә. Бердәм булып эшлибез. Татарстанда 116 авыл урманнарга терәлеп урнашкан, шулай ук  балаларның 84 сәламәтләндерү лагеры да урманнар эченә төзелгән. Янгын башланса, аларга турыдан-туры куркыныч яный, шунлыктан әлеге җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә нык игътибар бирелә, – диде Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.

Илкүләм проект ярдәме
Равил Кузюров сөйләгәнчә, урманнарның иминлеген тәэмин итүдә “Экология” илкүләм проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль проектының, шулай ук “Татарстан Республикасы урманнарын саклау” төбәк проектының ярдәме зур. Илкүләм проект чыганакларына быел гына да 22 миллион сумга 13 берәмлек техника һәм 243 берәмлек техник җиһаз сатып алынган.

Акча галәмгә очмый
Татарстан урманнары җирдән дә, очкычлардан да һәм хәтта галәмнән дә күзәтчелектә тотыла. 
 – Урманнарны галәмнән күзәткән өчен без күпме акча күчерәбез? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
 – Урман күзәтчелеге диспетчерлык хезмәте тәүлек дәвамында эшли. Урманнарны галәмнән күзәтү ул федераль хезмәт, без аның өчен акча түләмибез. Җир иярчене ярдәмендә урманнарны күзәтү файдалы әйбер, тик бер мәсьәлә бар – болытлы көннәрдә күренеш 15 минутка соңгарып алына, – дип җавап бирде Равил Кузюров.

Ярамый икән, ярамый
Урманнарда янгыннарга каршы чикләүләр игълан ителгән чорда урманнарга керү, шулай ук транспорт чараларында керү тыела. Урманнар аша салынган гомум кулланыштагы юллардан транспорт чараларында йөрергә мөмкин анысы. Канунда каралмаган очракларда урманнарда эшләр алып бару да рөхсәт ителми. 
– Урманнарда, урманнарга якын урыннарда ачык учак кабызу тыела. Кагыйдәне бозучыларга быел 102 мең сум штраф язылды. Әгәр чикләүләр игълан ителгән көннәрдә кагыйдәләр бозылса, штраф күләмнәре тагын да арттырыла, урманнарга олы зыян ясалса, җинаять эше дә кузгатыла, – дип искәртте Равил Кузюров.
– Муниципаль берәмлекләрдәге административ комиссияләр дә актив эшли. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен инде 20 мең административ беркетмә тутырылды, – дип өстәде Рафис Хәбибуллин.

Шаярма
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар: гражданнарга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading