16+

Васил Гайфуллин: «БДИ балаларны, ата-аналарны куркытуга әйләнеп бара, моның белән уңышка ирешеп булмый»

Васил Габдулла улы Гайфуллин 60 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Профессор, педагогика фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 1990-1997 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, татар дәүләт гуманитар педагогика университетына нигез салучы, беренче тапкыр физикадан татар телендә дәреслекләр язучы. Тормыш юлы турында үз авызыннан тыңлыйк әле.

Васил Гайфуллин: «БДИ балаларны, ата-аналарны куркытуга әйләнеп бара,  моның белән уңышка ирешеп булмый»

Васил Габдулла улы Гайфуллин 60 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Профессор, педагогика фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 1990-1997 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, татар дәүләт гуманитар педагогика университетына нигез салучы, беренче тапкыр физикадан татар телендә дәреслекләр язучы. Тормыш юлы турында үз авызыннан тыңлыйк әле.

«Ач идек, әмма күңел көр иде»

Мин Мөслим районының Югары Табын дигән авылында туып-үстем. Җиде яшь тулгач, үзебезнең авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем. Аны тәмамлагач, күрше авылдагы җидееллык мәктәпкә бардым. Җидееллык мәктәпне «5»ле билгеләренә генә, мактау грамотасы белән тәмамладым. Өлкән апам документларны үзе укыган Минзәлә педучилищесына тапшырырга алып китте. Мине имтихансыз гына алдылар, сез кабул ителдегез дип җавап килде. Педучилищеда башлангыч сыйныф укытучылары әзерләделәр. 1955 елда педучилищены тәмамлагач, Ташлыяр дигән авылга җидееллык мәктәпкә җибәрделәр. 1941-1945 еллардагы сугышта катнашып, ир-атның күбесе үлеп бетте. Гаиләләре корыды. Балалар әз туды. Укырга керүче балалар саны кимегәч, мәктәптә укытучыларга эш бетте. Шуңа күрә төрле фәннәрдән дәресләр биреп, мине укытучы итеп билгеләделәр. Мәктәптә бер ел эшләдем дә Казанга укырга киттем. Физика һәм математика факультетының физика бүлегенә укырга кердем.

Казан – Ленинград – Казан

Казанда пединститутта эшкә калдырмакчылар иде. Мөслим районына физика укытучылары кирәк икән. Безгә ТАССРның мәгариф һәм фән министры Мәхмүтов килде. Студентларны районнарга бүлү бара.

– Син кайсы районнан?
– Мөслим.

– Тукта, карыйк әле, монда ничек икән? Ооо, монда дүрт физика укытучысы сорыйлар районга. Кемнәр бар тагын сезнең районнан?
– Мин үзем генә.

– Сиңа кайтырга кирәк инде.
Мин кайтып киттем, эшли башладым. Бик матур коллектив, балалар белән әйбәт кенә эшлибез. Бер ел эшләгәч, производствога өйрәтү буенча завуч итеп билгеләделәр. Чөгендер, бәрәңге үстереп, колхоз җирләрендә матур итеп эшләп яттык. Аннан соң күңелгә килде: минем бит аспирантурага да керү нияте бар иде. Бик соңарып ятмыйммы монда? Укытучылар газетасыннан Ленинградта аспирантурага кабул итәләр дигән белдерү укыган идем. Уйладым да киттем Ленинградка.
14 кеше имтихан бирәбез, ике урыннары бар. Зур әзерлекле кешеләр күп иде, 10-15әр ел институтта эшләгән кешеләр килгән. Бездән имтихан кабул иттеләр. Комиссия утырды, өчәр сорау бирделәр, тыңладылар. Без чыгып киттек, көтәбез – нәтиҗә юк.

Берсе әйтә:
– Син бер дә борчылмыйсың, әллә синең берәр кешең бармы әллә?
– Минем, монда юк, болай абый бар.

– Нишли ул?
– Механизатор.

– Нинди механизатор?
– Авылда эшли. Мин гаиләдә төпчек малай. Гаиләдә әти-әниләр янында булып, аларны тәрбияләргә тиеш. Татарларда тәртип шулай. Олы абый, барып укып кайт, мин әле монда әти белән әнинең кырында торам бит, дип җибәрде.

– Әәә, шаяртасың.
Ахыры чакырдылар, безгә: «Безгә быел бик авыр булды, күп килгәннәр, барысы да әйбәт әзерлекле, бөтенесен дә аласы килә, әмма урыныбыз ике генә. Шулай да без дүрт кешене аерып куйдык, Мәскәүгә язып карыйбыз. Безгә тагын ике урын бирсәләр, дүртесен дә алабыз. Хәзер берегезгә дә алу турында язу бирмибез, кайтып торыгыз, җавап килер», – диделәр. Кайтып киттек, җавап килде: мине алганнар. Татарстаннан үзем генә. «Методика обучения физике» кафедрасы – бик көчле кафедра. Профессор Рымкевич, Знаменский, Савелова, Ланина, Оноприенко, Переверзевларда белем алдым. 1974 елда кайттым, өлкән укытучы исеме бирделәр, доцент исеме бирделәр. Докторлык диссертациясен эшли башладым, аны якладым. Яклап ныклап фәнгә генә керешермен дигән идем, мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультетын ачтылар. Шуны оештыру буенча ректор чакырып әйтте: «Моны синнән башка белүче юк безнең институтта, әйдә, син алын». Җиде ел эшләдем анда. Бик матур итеп оештырдык, безнең факультетны СССРда көчле дип санадылар, безне тикшерергә, күрергә, өйрәнергә килгәли башладылар. Аңа кадәр физика һәм математика факультетында декан булып эшләгән идем. Мирфатыйх Зәкиевич, безнең физика һәм математика факультетында мәсьәлә катлауланды, коллектив таркала башлады, кайтып оештыр әле, синең бу бәләкәй факультетта теләсә кем эшли ала, анда кеше табабыз, дип сорады. Мин факультетка кире кайттым. Дүрт-биш ел эшләгәнмендер, министрлыкка кыса башладылар, әйдә, син министр бул, дип. Бу 1990 ел иде.

Министр булып эшләгән еллар

1990 нчы еллар бит дөньяның болганган чагы: демократия дигән әйберләр үсеп килә, халык бик күтәрелде, аның үзаңы да үсә, «татар», «татар мәктәбе», «милли мәктәп» дигән сүзләр дә чыга башлады. Шактый катлаулы чорда кереп киттем министрлык эшенә. Хезмәт хакы бирү, мәктәпләргә мебель, техника алу да юк – ил тулаем таркалды. Татар мәктәпләрен ача башладык. Мәскәүдән сорап тормыйча гына, Мәгариф министрлыгының боерыгы белән ачып куя идек. Казанда 46 чиста татар мәктәбе эшләде, 50ләп мәктәп катнаш булды, 100дән артык татар балалар бакчасы ачтык. Татар лицейлары, гимназияләре оештырып җибәрдек. Казанда 23 татар гимназиясе оешты.

1997 елда бездә милли мәктәпләр бик зур үсеш алды. Төрек мәктәпләре, төрек лицейлары барлыкка килде. Мәскәү республика җитәкчелегенә, сез бик артыкка киттегез, артык ярамый, бу бит Россия, дип кисәтүләр ясамадымы икән дип уйлыйм мин. Шуңа күрә, сиңа, китеп торсаң, яхшырак булыр дигән тәкъдим булды. Үзебез оештырган гуманитар институтка киттем. Матур гына эшләдек. Аны япкач, кире 5нче бинага, физика һәм математика факультетына декан булып кайттым.

«Элек укытучының дәрәҗәсе бик зур иде»

Хәзер укытучыга карата хөрмәт әзрәк. Элек укытучының дәрәҗәсе бик зур иде. Укытучыны ата-ана да, хөкүмәт тә хөрмәт итте. Ул авыл җирендә бердәнбер хезмәт хакы алучы кеше иде. Кибетләрдә аның өчен он, керосин кайта. Укытучыга ягар өчен бушка утын бирәләр. Квартирасы булса, квартплатасын хөкүмәт түли. Әлеге хәл хөкүмәт сәясәтеннән тора. Өстәге кешеләр ничек җитәкчелек итә бит. Монда «ирек», «демократия» дигән сүзне дөрес аңламау да бар. «Демократия» теләсә нишләргә ярый дигән сүз түгел бит ул. Укытучыга ни әйтсәң дә ярый дигән фикердәге балалар барлыкка килде, ата-аналарның да тәртипсез сөйләшүләре, укучы алдында аның турында уңайсыз сүзләр әйтүләр дә бардыр. Элек укытучы абыең күрсә, укытучы абыең белсә, укытучы абыеңа әйтсәмме дисәң, бала бик нык куркыр иде.
Хәзер кинәт элеккеге хәлгә кайтып булмас. Элеккегечә булсын өчен, әкренләп укытучыга уңай караш, шартлар тудыруны, яхшы хезмәт хакы, ял йортларына юлламалар бирүне, зур бәйрәм көннәрендә хөрмәтләүне, туган көннәрен уздыруны булдырырга кирәк. Гомумән, игътибарны арттырып була.

«Һәр халыкның үз мәктәбе булырга тиеш»

Һәр халыкның үз мәктәбе булырга тиеш. Мариның үзенеке, чуашның үзенеке, якутныкы һ.б. Менә немецлар немецча укыта, русча укытмый бит, французлар французча укыта, инглизләр инглиз телендә укыта, руслар да русча укыта, ә ник башка халыкны үз телендә укытмый? Бу бит – җинаять! Баланың акылы күбрәк үз телендә ачыла. Әгәр дә ул балалар бакчасында да, мәктәптә дә үз телендә тәрбияләнсә, аның алга китеше югарырак булыр иде. Кеше туган телендә уйлый. Мин бу турыда язганда да, чыгышларда да күп әйтә идем. Ә ник руслар рус телендә укыталар, татар телендә укытмыйлар? Чөнки алар Ушинскийның әйткән сүзен беләләр: «Һәр бала үз ана телендә белем, тәрбия алырга тиеш».

«БДИ бездә уңышлы түгел»

БДИ бездә, минемчә, уңышлы түгел. Ул балаларны, ата-аналарны куркытуга әйләнеп бара. Моның белән уңышка ирешеп булмый. БДИны туктатып торырга кирәк, элеккеге системага кайтып, берничә ел шулай эшләп карарга. Элек ничек булды да, хәзер ничек булды – чагыштырырга була. Элек бик күп фәннәрдән дәүләт имтиханы бар иде. Шуңа ныклы әзерләнеп, һәр фәнне өйрәнеп, укытучы каршына чыгып утырып сөйлисең, аңлатасың. Менә бу чын белем тикшерү иде. Ә хәзер әллә нинди юлларын табып яталар. Минем аңа карашым тискәре.

Югары белемнең һәм югары уку йортын бетергән кешенең кыйммәте кимеде хәзер. Югары уку йортын тәмамлагач, эшкә алмыйлар бит. «Стажың юк синең, алмыйбыз.» Кайдан булсын инде аның стажы, әле яңа югары уку йортын тәмамлады бит ул? Дипломның дәрәҗәсе, гомумән, кимеде. Акча түләп уку шулай ук белемнең дәрәҗәсен төшерүнең бер урыны. Элек читтән торып һәм торып уку бар иде. Читтән торып укуның дәрәҗәсе әйбәт үк булмый. Бу читтән торып кына укыды, аның белеме дә шулайрак кына дигән караш бар иде. Хәзер түләп укыган кешенең дәрәҗәсе шул – бу бит түләп кенә укып чыккан, түләп алынган дигән сүз. Әйбәт түгел. Элек юк иде ул.

15 мең түләп, укытучылар әзерләү турында

Ике яклы әйбер бу. Үткән ел ишеттем, физика укытучысы әзерләүгә «целевойга» 15 урын биргәннәр. Укырга керергә 50ләп кеше килгән, урын 20 генә, биш урын кала. 15 кешене алалар, ә бер дигән балалар керә алмый кайтып китә. Бу бик ямьсез әйбер. Бер дигән әзерлекле кешеләр килгәндер, ә бу 15 меңне районда сөйләшерлек кешесе булган, көчсез балалар алырга мөмкин. Аннан юньле укытучы әзерләү авыр була бит. Әгәр дә укытучы әзерләүнең санын арттыру өчен өстәмә 15 урын бирәләр икән – бу бик әйбәт. Ә дәүләттән алган 20 урынга 15 «целевой», биш бюджет алу – начар. 15 мең түләп укытучы әзерләүне бик әйбәт әйбер дим мин. Әзерләсеннәр, әмма гомуми кабул итүне киметмәскә. Бу өстәмә булырга тиеш. «Целевиклар» элек тә бар иде.

Районда йогынтысы булган кешеләр «целевикка» эләгә дә шуның белән килә. Алар көчкә «3»легә тарткан балалар. Монда күбесе укып та бетерә алмый. Шулар төсле булмасын иде. Алар юньлеләренә, көчлеләренә бирсеннәр иде 15 меңлек урынны. Аннан тәмамлап чыксыннар, кайтсыннар, эшләсеннәр. Хәзерге заманда укытучы әзерләүнең торышы шикле. Менә без физика һәм математика факультетына 225 кеше ала идек. 150 математик, 75 физик. Барлыгы 1400ләп кеше укыды, аларның 90 проценты мәктәпләргә эшләргә китте. Хәзер 12-13 физик, 18-20 математик алалар. 40та юк бит. Әле барысы да укытучы булып китми, китсә дә, 225не тутыра алмый бит. Һәр ел саен укытучы җитмәү бервакыт һәлакәткә китерә.

Булачак укытучыларга киңәшләр

Үзеңнең һөнәрең буенча югары дәрәҗәдәге белгеч булыр өчен бөтен юлны файдаланырга. Беренчедән, фәннәрне яхшы үзләштерергә, мөмкинлек булган саен, түгәрәкләргә йөрергә, фәнни-тикшерү эшләрендә катнашырга, һәрвакыт үзеңне укытучы булыр өчен хәзерләргә. Менә без укыганда, үзешчән сәнгатькә йөри идек, хор, драма, вокал түгәрәгенә йөрдек. Һәрбер мөмкинлектән файдаландык. Шуңа күрә кайткач рәхәтләнеп эшләдек.

Илшат Нигъмәтуллин язып алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моны хэзер сойлэудэ файда юк якташ сез куптэн бирелдегез э хэзер миллэт юкка чыгу алдында э сезнен вакыт аны саклап кала иде эммэ сез курыктыгыз хэм нихэят анын жимешлэрен жыяр вакыт житте

    Мөһим

    loading