Шәһри Казан

Венера Шәмиева мөселманнарга Яңа елны каршыларгамы дигән сорауга җавап бирә

Яңа ел якынлашу белән мөселман гаиләләрен борчыган мәсьәлә яңара: Яңа елны бәйрәм итәргәме? Балаларга Кыш бабай бармы яисә юк дияргәме? ⁣⁣⠀

Реклама

- Миңа бу сорау белән бик күп кызлар яза. Кызлар, чөнки кайбер ирләр бу бәйрәмне бәйрәм итүгә каршы. "Сездә ничек?,- дип кызыксына кызлар. Әлбәттә, бу мәсьәләне һәр гаилә үзенчә чишә һәм ничек тиеш дип саный, шулай эшли. Кайсыдыр мөселман гаиләләре бәйрәм итә, кайсылары бу бәйрәмгә игътибар итми, кайсылары игътибар итмәскә тырышып ике ут арасында яна. ⁣⁣⠀
Безнең, ничектер, Ислам динендә булмаган бәйрәмнәр үзләреннән үзләре икенче планга күчә бара, үз көчен югалта дияр идем мин. Бәлки Ураза гаете, бәрәат кичәсе, Корбан гаете, һ.б. бәйрәмнәрнең кыйммәте елдан ел арту белән бәйле булгангадыр. ⁣⁣⠀
Һәрхәлдә, Русия җирлегендә Григориан календаре буенча яшибез икән, без бу бәйрәмнән һич тә кача алмыйбыз, чөнки балаларыбыз да дөньяви (светский) бакча-мәктәпләрендә белем алалар. ⁣
Без ирем белән бу бәйрәмне, бөтен Совет чоры балалары кебек үк, кечкенәдән яратып, көтеп ала идек. Ул чыршыдагы сихри уенчыклар, бүләкләр балачакның иң рәхәт мизгелләре булып мәңгегә күңелдә уелып калган. 
Бүгенге көндә без Яңа ел бәйрәменә алай ук артык зур игътибар бирмибез дияр идем, ләкин бүләкләр, өстәлдә чыршыдан композиция, бәйрәм табыны, сәгать 12 тулып Яңа елга аяк басу белән урамга чыгып искиткеч гүзәл шәһәребезнең үзебез яраткан мәйданчыкларын әйләнү- болар барысы да үзебез, якыннарыбыз өчен сөенеч сәбәбе, - ди җырчы һәм өч бала әнисе Венера Шәмиева.  ⁣⁣⠀
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: