Шәһри Казан

Ветераннар «кыздыра»

Казан шәһәренең Киров районындагы Левченко бистәсенең «Полимер» мәдәният йортында Урман арты бистәсе мәдәният йортының коллективы сезонны йомгаклау концерты куйды. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге «Татар гармунчылары» җыр-бию ветераннар коллективы бушлай оештырган иде.

Ул коллектив үзенең 23 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны күп еллар элек Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре гармунчы, оста җитәкче Дилүс абый Мәҗитов оештырып җибәргән иде. Катнашучылар арасында гаять талантлы кешеләр байтак. Лаеклы ялда булуларына карамастан, барысы да көр күңелле, сәнгатькә гашыйк кешеләр. Коллективның төп өлешен, әлбәттә, гармунчылар тәшкил итә. Алар арасында «Бөтенроссия татарлары» бәйгесе лауреаты, Ф.Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты виртуоз баянчы Фәрит абый Хөсәенов, гармунчылар Мансур Гатауллин, Нурулла Гатауллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дилүс Мәҗитов, Тәүзих Сафин, Равил Сөләйманов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре виртуоз гармунчы, курайчы Ринат Сабир улы Мөхетдинов бар. Концертларны нәфис сүз остасы Шәфига Сибгатуллина, һәр җырга туры килерлек шигъри юллар белән бәйләп, искиткеч матур алып бара. Коллективка кушылган «Урманай» исемле вокаль хатын-кызлар ансамбле дә үзенчәлекле. Анда Лена Владимирова, Фирдәвес Мөбәрәкова, Шәфига Сибгатуллина, Рәисә Садыйкова чыгыш ясый.

Реклама

Концерт репертуарының күп өлешен татар халык көйләре, ретро-җырлар алып тора. Тамашачылар сәхнәдәге җырчылар белән бергә кушылып җырлыйлар, кайберләренең күзләре яшьләнә, чөнки яңгыраган җырлар аларның яшь чакларын искә төшерә.

Ансамбльнең һәр башкаручысы матур милли киемнән. Фирдәвес апа Мөбәрәкова башкаруындагы татар халык биюе аеруча мактауга лаек, шундый җиңел, сәхнәдә күбәләктәй очып йөргән кебек. Рәисә Шәртдинованың «Исеңдәме?», Нурулла Гатауллинның «Оныта алмасам нишләрмен», Фирдәвес Мөбәрәкованың «Бир кулыңны, гүзәлем», Шәфига Сибгатуллинаның «Өй артында шомыртым» исемле моңлы җырлары тамашачыларны тәмам «эретте». Татар халык көйләренә тезмәләрне, төрле вариацияләрне гармунчылар Мансур Гатауллин, Равил Сафин оста итеп башкарды. Концертның «йөзек кашы», әлбәттә, күпсанлы бәйгеләр лауреаты виртуоз баянчы, гармунчы Фәрит абый Хөсәенов һәм коллективның җитәкчесе Ринат Сабир улы Мөхетдинов. Алар һәрбер җырчының тавышына туры китереп уйнау гына түгел, үзләре дә аерым чыгыш ясады.
Концерт тәмамлангач та, тамашачылар тиз генә өйләренә кайтып китү ягына карамадылар, алар күңелләрендә һаман әле генә сәхнәдән яңгыраган җырларны «эшкәртәләр» иде. Әйе, ветераннарыбыз бүген дә сафта. Татар моңнары тоныкланмый, кабат-кабат шыгрым тулы залларда яңгырый.

Нияз Бишбалта, Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: