16+

Җәвит Шакиров: «Күрше ир-атлар Зөлфиякәй янына чәчәк тотып керә»

- Мин 8 мартта бүләк бирешү яклымын, ул безнең кечкенә бер традиция. 8 март көнне иртән-иртүк Зөлфиянең яраткан чәчәкләрен – мимозаларны алып кайтам.

Аңа гына түгел, ә барлык күрше-тирә хатын-кызларына да. Ул хатын-кызларның ирләре дә безгә кереп минем хатынны котлый. Бу күренеш ел да кабатлана. Ә бүләккә килгәндә, Зөлфияне әллә нәрсә белән шаккаттырып булмый. Кибеткә берүзем чыгып китеп, Зөлфиягә килешә торган матур әйбер күрсәм, мин аны алам да кайтам. Гади көнне дә бүләкләр ясый алам.

Ə 8 март көнне улларым белән аңа өстәл әзерлибез, яисә берәр ресторанга барып ял итәбез. 8 мартта апагыз эшләми, ял итә. Елга бер көн ялы бар аның, калган 364 көндә ул безне кайгырта, тәрбияли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading