16+

Вокзалда яшәүче Илшат Гафуров: «Акча эшлим дә өйләнәм»

Газетабызның узган саннарында Колхоз базары янында урамда яшәүче Александр Костенко турында язган идек. Аның белән танышырга баргач, икенче бомж белән сөйләшеп киттек.

Вокзалда яшәүче Илшат Гафуров: «Акча эшлим дә өйләнәм»

Газетабызның узган саннарында Колхоз базары янында урамда яшәүче Александр Костенко турында язган идек. Аның белән танышырга баргач, икенче бомж белән сөйләшеп киттек.

Башкалардан ул ничектер аерылып тора, чиста, пөхтә, «Охрана» дип язылган киемнән. Без аны башта биредә эшләүче каравылчы дип тә уйлаган идек. Баксаң, Илшат Гафуров инде ун ай бомж булып яши икән.

Нурлат районыннан килгән. Үзе әйтүенчә, элегрәк колхозда эшләгән. Аннары колхозлар таркалгач, бәхет эзләп, Казанга юл тоткан. Өйләнгән булган – аерылган. Сәбәбен мәзәккә бора: башкалар аерылгач, аерылдым инде, ди. Үзенә – 53 яшь. Вокзалда куна. «Дәрвишләр бистәсенә кадәр 22 сумга билет сатып алам да вокзалда төн кунам, берәү дә берни әйтми», – ди.
2012 елда әтисе вафат булган. Хәзер авылда әнисе ялгызы гына яши. «Ник авылга кайтмыйсыз?» – дим.

– Әни җилкәсендә ятаргамы? Кирәкми, авылда эш юк, эш булмагач, акча юк, акча булмагач, хатын юк, фатир юк. Кызлар белән танышырга, акча эшләргә, дип, Казанга килгән идем.

– Эш таптыгызмы соң?
– Юк шул, авыр эшләр генә монда, 53 яшьтә дүртәр метр тирәнлектә кое казып йөри алмыйм. Сәламәтлегем дә элеккеге түгел. Ике ай каравылчы булып эшләп алдым анысы. Тагын эш эзлим менә.

– Нинди акчага яшисез?
– Табыла инде, чүплекләрдән төсле металл җыям, аны тапшырам. Бушлай ашаталар, киендерәләр, рәхмәт.

– Шулай да, болай азапланып гомер иткәнче төп нигезгә кайтсагыз, яхшырак түгелме соң?
– Юк, туганнарымны борчыйсым килми, һәрберсендә кредит, бурыч. Авылда клуб буш, беркем юк. Казанда кеше күп, аралашырга була. Эш тапсам, акча эшләсәм, өйләнергә исәп.
Аның кайчандыр ак булган сумкасы һәрчак үзе белән. Документлары, кирәк-яраклары шунда. Алар арасында әнисе Сәлимә апа язган ике шигырь дә саклана. «Бастырыгыз әле шушыларны», – дип, безгә дә тоттырды. Ә шигырьләрдә уйланырлык фикерләр шактый, шул исәптән Илшат абыйның үзенә дә...

«...Зинһар, димен, балам, укы Коръән,
Рухым китмәс синең кырыңнан.
Бер хәбәр дә сиңа бирә алмам
Мәңге кайтмас изге урыннан.
Сәдака бир, балам, җомгаларда,
Котылырмын мин дә газаптан.
Игелегең, балам, савап булыр,
Үзеңә дә кайтыр азактан...»

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек ярдам итерге ????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Жинел генэ эшлэмичэ кеше жилкэсендэ яшэргэ яратучы соры корт син, шушы гэудэн белэн бомж булып вокзалларда кунып йору сау-сэламэт кеше очен хурлык,бездэ гыйбрэт булырлык авариядэ ,армия сафларында хезмэт иткэндэ ике аягын да югалткан ике егет хакында укып белэбез,менэ алар шул хэлдэ дэ яшэугэ ометлэрен жуймыйча бар кешегэ соклану,ярату тудырып яшилэр,узлэренэ ин гузэл насыйп ярларын табып гомер итэлэр,бик оят ботен санын сау-сэлэмэт килеш чуплек башында казыну,хурлана белми торган ,((гафу итегез))оятсыз эдэм син,ботен моселман халкын хурлаучы,СОРЫ КОРТ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эт ялкавы!!¡

        • аватар Без имени

          0

          0

          Прежде чем напечатать, надо разобратся журналистке. Ваш герой экономист по образованию. Работал гл.бух. в колхозе, петровском лвз, нижнекамском лвз.женился,развелся.11 лет бомжовал в казанских стройках.после смерти отца его родственики привезли на родину к матери.там прожил 5 лет за пазухой матери. Родные положили в больницу,лечили.стал инвалидом по здороаью и получал пенсию 8000 рубл.поругался,написал жалобу на врачей,на родственников и отказался от пенсий.уехал в казань.журналистке его надо сопроводить в больницу,помочь востановить пенсию по состоянию здоровья.

          Мөһим

          loading