16+

WorldSkills көннәрендә безне ниләр көтә?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «WorldSkills» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

WorldSkills көннәрендә безне ниләр көтә?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «WorldSkills» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, дөнья чемпионаты вакытында килгән кунакларны да, республика халкын да гаять бай мәдәни программа көтә. 

– WorldSkills ул – халыкара коммерция­ле булмаган хәрәкәт, аның максаты – эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү, кадрлар әзерләү һәм үсеп килүче буынны эшче һөнәрләргә җәлеп итү. Чемпионатның мәдәни программасы бик бай. С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында һәм IX Халыкара «Казанская осень» опера фестивале кысаларында, барлыгы 8 концерт программасы күрсәтеләчәк. Чемпионат дәвамында Казанның алдынгы театрлары 31 спектакль куярга җыена. Шулай ук шәһәребезнең әйдәп баручы музейлары 16 тематик күргәзмәләр әзерли. Паркларда даими рәвештә эшләп килүче остаханәләр, лекцияләр, интерактивлар көтелә, – диде ул.

Г.Камал исемендәге академия театры 19-31 август көннәрендә 10 спектакль күрсәтәчәк. Театрның директоры Илфир Якупов сүзләренчә, кызыксынучылар бик күп:
– Күптән түгел миңа Финляндия татарлары язды. «Без киләбез, нинди спектакль бар, килеп карар идек, мөмкинчелек булырмы икән, урыннар калдырыгыз әле» дип мөрәҗәгать иттеләр. Без һәр тамашачыны көтеп калабыз. Кассада билет алган вакытта төрле телләрдә исәнләшсәгез, ташлама да ясаячаклар, – диде. 

Качалов исемендәге Казан рус Зур драма академия театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский иң элек эшче һөнәрләргә карата ихтирамын җиткерде: 
– Үз эшенең профессионалы булу – ул иң кыйммәтле нәрсә. Эшче һөнәрләр кешеләр өчен, безнең җәмгыятебез өчен бик күп файдалы эшләр башкара. Киләчәгебезне, җәмгыя­тебезне төзиләр. Мин, гомумән, эшче кешене яратам һәм хөрмәт итәм. Казанда шундый зур чемпионатның үтүенә мин бик шатмын. Чемпионат вакытында рус классикасын күрсәтәчәкбез: «Вишневый сад», «Женитьба», «Пиковая дама», «Когда зажгутся фонари» ретро-концерты. 

Спектакльләрдән тыш Казанны чемпионат вакытында зур фестивальләр бизиячәк. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыр­ган «Печән базары» фестивале WorldSkills чемпионатын ачып җибәрә. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Светлана Коновалова Казан музейларының эш вакыты үзгәрүен әйтеп китте. Чемпионат вакытында музейлар һәр көнне сәгать 21.00гә кадәр эшләячәк. Мәдәни чарага килгәндә, 21 августтан 23 августка кадәр Спас манарасында Төсле шоу күрсәтеләчәк. Шоу белән бергә, Татарстан композиторларының әсәрләре заманча аранжировка белән үрелеп барачак. Фондтан иң яхшы экспозицияләр күрсәтеләчәк. 23-25 август көннәрендә Казан Кремлендә өченче «The Kremlin Confederation of ART» фестивале узачак. 27 август көнне сәгать 12.00-17.00гә кадәр Татарстан Халыклары дуслыгы йорты ярдәме белән, шунда ук милли костюмнар фестивале үткәреләчәк. Фольклор, бию коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X