16+

Халык синоптигы Рәис Шәкүров: “Быелгы яз да кычкыртачак әле...”

Көннәр кинәт җылынып китте. 8 март көнне Мәскәүдә май аендагы һава торышы күзәтелде – 14 градус җылы иде.

Халык синоптигы Рәис Шәкүров: “Быелгы яз да кычкыртачак әле...”

Көннәр кинәт җылынып китте. 8 март көнне Мәскәүдә май аендагы һава торышы күзәтелде – 14 градус җылы иде.

Болай булса эшләр харап, су басар, елга буенда яшәгән авыллар агар кебек. Күңелгә кергән шомны таратып, халык синоптигы белән элемтәгә кердек. Быелгы язның кыланмышларын ул үзенчә фаразлады.

– Быелгы мартны җылы дип гаҗәпләнүләренә исем китә. Нигә җылы булсын, үз көендә ул! 1982 елның 8 мартында өйләндем мин. Ташкичү авылына ат җигеп бардык. Ул елны ат суда йөзеп барды димәсәң, бөтен җир пычрак иде, хикмәт! Яз әйбәт кенә бара, артык җылы түгел. Минем фаразлар буенча апрель җылырак булачак, ә менә майның үз куркыныч бар – кыраулар төшәргә мөмкин. Өлкән кешеләр дә, кыш җылы килсә, салкыннары язга кала дип сөйли торганнар иде, быелгы кышның җылы килүе, язгы якта кыраулары белән кыйнарга мөмкин. Су басуга килгәндә, ул карга бәйле түгел. Узган ел кар күп булды, ләкин бездә елгалар ярларыннан ташымады. Дөрес, Россиянең кайбер өлкәләрендә су басты, ләкин без зыян күрмәдек. Безнең якта кар әзлеккә әз, ләкин су басмаячак дип тынычланырга да ярамый. Төннәрен 15 градус җылы булса, шуңа өстәп яңгыр да яуса быелгы яз да кычкыртачак әле, карның азлыгына карамый... Язны сузылыр дип уйлыйм. Тамчы тамганнан соң боз сөңгеләре бик озын булып асылынып тордылар шул. Халык сынамышлары буенча боз сөңгеләре озын булып сузылып төшәләр икән, яз сузылыбрак килә. Кинәт җылыткан кебек, чәчүләр җиткәч, кинәт суытып та җибәрә әле ул, чәчүгә чыга алмаган еллар да булды бит, булмады түгел. Аның  көзе дә озак килде, 9 декабрь унысына каршы төндә генә кышкы, чын кар яуды. Гел күзәтәм икән, көз озак килә икән язгы җылылар соңгарак кала, – ди ул.

Рәис аганың кышка булган өметләре акланмаса да, алга таба күзәтәбез. Су басармы, җылылар куандырырмы, майларда алмагач, шомыртлар кырауларсыз гына чәчәк ата алырлармы…
Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

2

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading