16+

Яңа ел төнендә ничек дөрес ашарга?

Яңа ел төне, хәер, аннан соң да озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар. Озакка сузылган ялларда ничек тукланырга, яңа ел төнендә нәрсәне ничек ашарга соң?

Яңа ел төнендә ничек дөрес ашарга?

Яңа ел төне, хәер, аннан соң да озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар. Озакка сузылган ялларда ничек тукланырга, яңа ел төнендә нәрсәне ничек ашарга соң?

– Яңа елны шәп кәеф белән каршы алу өчен, йокыны туйдыру кирәк. Шулай ук дөрес туклануга игътибар бирү сорала. Иң мөһиме – бернәрсәдә дә чама хисен онытмаска, – ди Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәүне пропагандалау бүлеге табибы Роза Алимова.

Шикәр диабеты, бавыр, ашказаны-эчәк тракты авырулары булган, диета каралган кешеләр яңа ел төнендә искәрмә ясарга тырышмасыннар. Бәйрәм хакына дөньяңны онытып ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ашказаны асты бизе ялкынсыну, моңа кадәр булган авыруларның көчәеп китүе бар.

Кунаклар киләсе йортның хуҗасы гадәттә ач була. Яңа ел көнне дә еш кына, сәгать телләре уникене сукмыйча, өстәлгә утырмау гадәте бар. Әмма бу – организм өчен зыянлы.

– Көне буе ач торган ашказаны шок кичерә. Шуңа да 31 декабрьдә иртәнге ашны ашарга, көн дәвамында җиңелчә тукланырга киңәш итәм. Табынга утырыр алдыннан 40 минут кала бер стакан су эчеп, җиңелчә салат ашау файдалы, – дип, киңәшләрен бирде Роза Алимова.

Табиб әйтүенчә, бәйрәм вакытында тазарудан куркып диетага утыру да нәтиҗәсез. «Иң яхшысы – бәйрәмнәрдә актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү, күбрәк чиста су эчү, күңелеңә рәхәтлек бирә торган шөгыль табу», – ди ул.

Яңа ел табыны

1. Ысланган, майлы ризыклар урынына яшелчә, җиләк-җимеш
2. Салатлар урынына майонезсыз җиңелчә салатлар, җиләк-җимешкә йогурт болгатылган салат
3. Пилмән урынына парда пешерелгән тавык түше белән томалап пешерелгән кәбестә
4. Казны парда пешерсәң файдалырак
5. Торт урынына аз калорияле печенье, тәм-томнар
6. Газлы сулар урынына морслар, чәйләр
7. Табынга каз, пилмән куймагач, майонез кушып болгатылган «Оливье» салатын ашамагач, нинди яңа ел инде ул, диючеләр дә булыр. Табиблар ашаудан тыймый анысы. Бары чама хисен белергә һәм ашауны төрле уеннар, саф һавада йөрүләр белән аралаштырырга гына киңәш итә.

Фото: www.shutterstock.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading