16+

Якташлар очрашуы акча җыюга кайтып калмасын!

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә Буа якташлар җәмгыятенең очрашуында булырга туры килде.

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә Буа якташлар җәмгыятенең очрашуында булырга туры килде.

Алар бәйрәмнәренә бөтен Казан халкын кунакка чакырганнар иде. Ишек төбеннән үк сый-хөрмәт каршы ала, моң агыла. Быел район тарихы, Буаның күренекле шәхесләре турында кино да төшергәннәр әле. Буа якташлар җәмгыятенең гамәлләре башкаларга да үрнәк булырлык. Алар барысына да үзләренең күренекле кешеләрен күрсәтә беләләр. Буалыларга сокланып кайттым. Халык рәхәтләнеп бушлай концерт карады. Тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сезгә, эшләрегез мактауга лаек. Ә менә Арча якташлар җәмгыятенең Кәрим Тинчурин бинасында райондашларын бушка чакырырга мөмкинлекләре юкмы икәнни? Арча Буадан калышмый, мөмкинлекләре зур, юмартлык кына җитми, күрәсең. Арчаның да данын төшермичә, райондашларының хезмәтен барлап, мактауга лаек алдынгыларны данлыйсы иде. Ел саен берничә генә артист, шагыйрь, язучыларны искә алып түләүле концерт үткәрү килешми. Якташлар очрашуы театр өчен акча җыюга кайтып калмасын иде.

Г.ЗАКИРОВА, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X