Ямады минем өчен чит як түгел: әтиемнең әнисенең ватаны булганга, минем инде күптән анда барасым килеп йөри идем. Беренчедән, үземнең туганнарны күреп, алар белән аралашырга телим. Аннары Ямады ул Илдар һәм Нил Юзеевларны, рәссам Эрот Зарипов шикелле талант ияләрен биргән төбәк тә бит әле.
Теләгемне әйтеп, мин Эрот Зариповның хатыны Венера ханымга шалтыраттым. Фән-техника өлкәсендә Татарстан дәүләт бүләгенә ия Венера ханым да Ямадыдан. Без, озын-озак уйлап тормый, юлга чыктык. Поездда Янаул станциясенә кадәр бардык. Янаул җире милләтебезгә шактый олы шәхесләр биргән. Шуларның иң якты йолдыз булып янганы Татарстанның халык шагыйре, ихлас садә җанлы Илдар Юзеев аерым урын алып тора.
Илдар абый белән мин 1966 елда ук абыем Баян белән өебезгә кунакка килгәч таныштым. Аннары педагогия институты студенты булып, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләгәндә, Язучылар берлеге оештырган төрле кичә-бәйрәмнәрдә ул мине үзе танып алып, килеп хәл белешә иде. Мин дә еш кына Илдар абый артыннан дәү әниемнең туган ягына, андагы кардәшләргә сәлам әйтеп җибәрә идем. Илдар абый вафатыннан соң бу мөмкин булмый башлады. Шуңа да бу якларны бер күреп, хатирәләремне яңартып кайтасым килде.
Төне буе поездда юлдашым Венера ханым белән күз дә йоммый сөйләшеп чыктык. Минем дә балачак истәлегем, шактый еллар узса да, хәтеремдә җуелмаган. Әле укырга кергәнче үк, мин әти-әнием белән бу якларны бер урап кайткан идем.
Иртән без Янаулда идек инде. Аннары автобус белән Ямадыга киттек. Юл буена куелган баннерларда Илдар Юзеев сурәтен, аның «Бер очрашу – бер гомер» дигән сүзләрен күреп сөендем. Аларны әтием Бакый Шәйхетдинов та еш кабатлый иде. Ямадыда мине туганнан туган адашым Фәридә каршы алды. Ямадыга баргач та, без мәктәпкә киттек. Анда мәктәп директоры Светлана Сафина һәм тарих укытучысы Нәргис Сафин безне кадерле кунаклар шикелле кабул итте. Мәктәп музее белән танышкач, мин Ямады тарихыннан шактый мәгълүматлы булдым. Илдар абыйның тормышыннан да күп кенә кызыклы яңалыклар белдем. Шагыйрьнең әтисе шактый еллар Кызылъяр волостеның комсомол комитеты секретаре булган. Әлеге музейда фоторәсемнәр бик күп. 1936 елда мәктәпнең укытучылар коллективы төшкән сурәттә беренче рәттә Гафур Юзеев. Аңа шактый еллар мәктәп директоры булырга да туры килгән. Илдар Юзеев бу хакта болай язган: «Авыл зиратында минем әти-әнием ята. Әти кечкенәдән укытучы булырга укыган. Безнең хәтта үз өебез дә юк иде, без мәктәптә яшәдек. Сугыштан соң гына өйле булдык».
Шагыйрьнең әнисе Шәкүрә апа да башлангыч сыйныфлар мөгаллиме була. Аннары аңа татар теле һәм әдәбияты, соңрак башкорт теле һәм әдәбияты укытырга туры килә. Шәкүрә апа матур итеп мандолинада уйный, җырлый, шигырьләр яза. Шуңа да халык арасында зур абруй казана. Илдар Юзеев беренче шигырен тугыз яшендә иҗат итә. Кызганыч, ул сакланмаган. Ә менә әтисенә фронтка шигырь белән язган хатын район газетасы да бастырып чыгара. Хат азагын «шагыйрь улың» дип имзалаган була Илдар Юзеев. Ә шигырьләре басылгач, аларны – абыйлы-энеле ике талантны –Әнгам Атнабаев үзе эзләп таба.
Бу вакытта Илдар Юзеев Иске Кодаш мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Һади Такташ исемендәге әдәби түгәрәк оештырып, аны да җитәкли. Ә беркөнне шундый әдәби утырышларның берсендә ишектән таныш булмаган кеше килеп керә. Ул Илдар абыйның әтисе Гафур Юзеев белән бергә сугышта булган һәм әтисенең улы язган шигырьләрен горурланып укыганын тыңлаган булган икән. Яу кырыннан исән кайткач, аның бу талантлы егетне күрәсе килгән.
Ямадылылар Илдар һәм Нил Юзеевларга гына түгел, гомумән, тарихка игътибарлы. Ә Илдар абыйны аеруча яраталар. Район үзәгендәге китапханә дә аның исемен йөртә. Музейга кергәч тә, Илдар абый сурәте белән күңелемнән генә исәнләшеп тә алдым хәтта. Язучының шәхси әйберләре: язу өстәле, телефоны, күзлеге, каләм-блокнотларын күрү дә күңелемне кузгатты. Безне музейның җитәкчесе Гөлнара Хәлморадова озатып йөрде. Илдар абыйның гаиләсе, дуслары белән төшкән фотосурәтләрдә таныш йөзләр: Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Шаһинур Мостафин, Рәдиф Гаташ, Йолдыз Шәрапова, «Сабантуй», «Ялкын» журналы хезмәткәрләрен танып алдым.
Мин эшли торган «Простор» үзәгендә урнашкан балалар әдәбияты музеена да Илдар абый еш килә иде. Һәм үзе генә дә түгел, аерылмас дусты Шәүкәт Галиев белән. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Бари Рәхмәт, Шамил Гәрәй (ул минем абыем) иҗатына багышланган шундый кичәләр истә калган. Бервакыт мин алар турында балалар газетасына «Якын дуслар» дигән язма да әзерләдем. Илдар абый язманың исемен «Дуслык үлемнән көчлерәк» дип үзгәртте. Миндә хәтта аның кулы белән төзәтелгән әлеге кулъязма да саклана. Әйе, Илдар абыйның иҗади хәзинәсен туплау һәм саклау буенча шактый эш эшлисе бар әле. Мин очраклы рәвештә генә «Таныш моңнар» конкурсының тамашачысы да булдым. Ямадыда әлеге конкурс традициягә әйләнгән. Миңа да Илдар абыйны белгән һәм Казаннан килгән кадерле кунак буларак чыгыш ясарга туры килде. Шулай ук бу хатирәләремне мин Янаул телевидениесе тамашачысына да җиткердем.
Ямадыдан мин Илдар абыйны хөрмәтләүләренә, аны онытмауларына сөенеп кайттым. Илдар ага үзе дә гомере буе Ямады дип янып, аны сагынып яшәде. Уртак һәм ихлас хисләр генә озын гомерле буладыр шул, күрәсең.
Фәридә Сәлимова, Казан шәһәре «Простор» Балалар һәм үсмерләр сәяхәт һәм туризм йортының балалар әдәбияты музее җитәкчесе, методист, югары категорияле педагог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Безнең якларны күреп кайткансыз икән, Фәридә ханым,бик яхшы. Безнең мәктәпнең 100 еллыгын уздырганда ачылган иде бу музей. Тагын да баегандыр инде, быел кайтырга кирәк. Рәхмәт сезгә!!!
0
0