16+

Ярдәм битлеге

Авырлык килгәндә кеше сынала диләр. Коронавирус белән бәйле катлаулы чорда битлек һәм антисептик саткан спекулянтларга урамга чыгып йөрү өчен ялган белешмә кәгазьләре сатып акча эшләүчеләр дә өстәлде.

Ярдәм битлеге

Авырлык килгәндә кеше сынала диләр. Коронавирус белән бәйле катлаулы чорда битлек һәм антисептик саткан спекулянтларга урамга чыгып йөрү өчен ялган белешмә кәгазьләре сатып акча эшләүчеләр дә өстәлде.

Интернетта коронавирустан ярдәм итә торган дарулар, прививкалар сатучылар да пәйда булды. Коронавирстан тест узарга киңәш итүчеләр дә бар. Вирус йоктыру куркынычы бармы-юкмы икәнлеген “әйтә торган” астролог-нумерологлар да активлашты. Хәтта чирдән саклый торган бөтиләргә кадәр тәкъдим итә башладылар.

Шул ук вакытта бөтен дөнья проблемасына әйләнгән пандемиягә битараф калмаучылар да табылды. Бүген иң дефицит саналган битлекләр халыкка әле һаман җитеп бетми. Шуны истә тотып, күпләр аларны өйдә тегә башлады. Казанның “Салават күпере” микрорайонында яшәүче Елена Хохлова үзенә генә түгел, башкаларга да тегеп, аларны бушка тарата. Хезмәттәшебез Лилия Гайнуллинага ул үзенең тегү машинасы булмавын, аның кебек киң күңелле күршесе машина табып бирүен, калган күршеләренең материаллар белән ярдәм итүен сөйләгән. Ул теккән битлекләрне йорт "староста"лары мохтаҗларга тараткан.

Мамадыш районында яшәүче күп балалы Башковлар гаиләсе дә әлеге игелекле эштән читтә калмаган. Алевтина Сергеевна моны үзенчә “Ярдәм битлеге” проекты дип атый. Коронавирус таралу куркынычы турында ишетүгә үк ул даруханәгә битлекләр алырга барган. Үзләрендә булмагач, Чаллы, Казан даруханәләреннән дә эзләп караган.

– Юк дип кул кушырып утырып булмый бит, юк икән – үзебез тегәбез дидем. Снежана исемле кызым кисә дә, машинада тегә дә белә. Калганнар да аңа кызыкты, минем дә тегәсем килә дип аптырата башладылар. Шуннан бу эшкә бөтен гаилә җәлеп ителде. Берсе кисә, берсе тегә, берсе үтүкли дигәндәй, өстәл артына бөтенебез тезелешеп утырабыз да тиз генә тегеп атабыз. Үзебезгә җитәрлек битлекләр тегелгәч тә, бу эштән аерыласы килмәде. Аларны кибеткә барганда үзем белән алам да урамда, кибеттә очраган ялгыз әбиләргә биреп калдырам. Балалар да шундый игелекле эш башкаруларына сөенә. Ә мин аларның эшкә өйрәнүләре өчен шатланам, тагын бер һөнәрләре артты дигән сүз бит бу. Аннары кеше проблемасына битараф калмаска да өйрәнәләр, – дип сөйләде Алевтина Сергеевна.

Берничә көн эчендә Башковлар 115 данә битлек тегеп куйган. Шунысын да әйтергә кирәк: Николай белән Алевтина 14 бала тәрбияли. Өчесе – үз балалары, калганнары тәрбиягә алынганнар. Хәзер алар янәшәсендә җидесе генә, олыраклары гаилә корган, икессенә дәүләттән фатир биргәннәр, алар шунда күчеп яши башлаган.

Җырчылар да игелекле эштән читтә калмаган. Башкортстан җырчысы, алып баручысы Альбина Кильдиярова бу көннәрдә үзенең һөнәрен  алыштырган дисәң дә була. Альбина кечкенәдән тегәргә ярата икән, сәхнә костюмнарын да да үзе теккәлли.

Минем дә файдам тисен әле дип, битлекләр тегә башладым. Көненә иллешәр битлек тегәм. Аларны полиция хезмәткәрләренә алалар, – ди ул. – Үзем гомумән тик утырырга яратмыйм, гел хәрәкәттә булырга кирәк миңа. Өйдә утырганда эшсез яту бик авыр. Менә үземә эш таптым һәм ул миңа бик ошый.

Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга эшмәкәрләр дә булышырга тырыша. Шул ук Башкортстан кешесе Илсур Нәбиуллин Баймак районындагы ике авылга күп тапкыр кулланылышлы 1500 битлек тараткан. “Илдә авыр вазгыять. Кем ничек ярдәм итә ала, мөмкин булганча булышсын иде. Безнең арада ялгыз өлкән кешеләр, аз керемле гаиләләр бар, сәламәтлекләре белән проблема булганнарның да гигиена чараларын барып алырга мөмкинлеге юк. Беркемне дә авыр хәлдә калдырмыйк. Берләшеп һәм бер-беребезгә ярдәм итеп кенә инфекцияне җиңә алабыз”, – дип язган ул үзенең инстаграм битендә.

Кайбыч эшмәкәре Раил Халиков та районнарындагы картлар һәм инвалидлар йортына ярдәм кулы сузган – ул битлекләр, гигиена, дезинфекция чаралары китергән.

Хәйрия акцияләренә тагын бик күп эшмәкәрләр кушылды. Казанда автомобильләр ремонтлый торган бер компания ашыгыч ярдәм машиналарын бушка төзәтергә вәгъдә иткән. Чәчәк кибете хуҗасы исә йогышлы авырулар хастаханәсе хезмәткәрләренә чәчәк букетлары тапшырган.

Красногорскида китап кибетләре челтәре ашыгыч ярдәм станциясендә эшләүче табибларның балаларына, әти-әниләре эштә булганда күңелсезләнеп утырмасыннар өчен, китаплар бүләк иткән. Ә пекарня хуҗалары баллы күчтәнәчләр китергән.

Әлеге игелекле гамәлләр тукталмасын, дәвам итсен иде. Бергә булганда, бер-беребез турында кайгыртканда гына җиңеп була бу авырлыкны.


Фотода Мамадыштан Башковлар гаиләсе, sntat.ru тан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading