16+

Ярминкә бәяләре ничегрәк?

Татарстанда 15 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр һәр шимбәдә 29 декабрьгә кадәр оештырылачак. Сәүдә иртәнге 6дан 12.00-14.00 сәгатьләрдә бара.

Ярминкә бәяләре ничегрәк?

Татарстанда 15 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр һәр шимбәдә 29 декабрьгә кадәр оештырылачак. Сәүдә иртәнге 6дан 12.00-14.00 сәгатьләрдә бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казандагы ярминкә барышын карады, ярминкәләрнең социаль әһәмияткә ия чара булуын искәртеп, эшкә фатиха бирделәр.

Казанның Ямашев проспектындагы 71а йорт каршындагы мәйданда да иртә таңнан ярминкә гөрләде. Биредә Лаеш, Балтач, Арча, Спас, Югары Ослан, Бөгелмә районнары сәүдә итте. Иң күп чатырны Кайбыч муниципаль районы корган.

Кайбычлылар Мәрьям белән Фәнил Әхмәтҗановларның әле ярминкәдә тәүге елларын гына катнашулары икән. Гаҗәп тә тыйнак сату итәләр. Төрекләр, үзбәкләр, гомумән, көньяк халкы үгетләп-мактап сиңа кирәкмәс әйберне дә сатып җибәрә. Министр Марат Әхмәтов әйткәнчә, без сату-алу эшенә өйрәнәбез генә шул әле, ярминкәләр – сәүдәгәрлек мәктәбе.
– Сыерлар асрый башладык. Дәүләттән ярдәм алдык, анысы өчен зур рәхмәт. Терлек азыгын үзебезнең пай җиреннән әзерлибез. Киләчәктә сыр да җитештереп карарга исәп бар, – ди яшь фермер Фәнил.

– Шәһәр апалары: «Авыл каймагы бик тәмле була», – дип, каймак сорыйлар. Икенче килгәндә, Кайбычтан үзебез ясаган тәмле каймак та алып килербез, Аллаһы боерса, – диде Мәрьям.
Казанда ярминкәләр һәр районда бара. Шимбә көннәрендә авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр Яшел Үзән районының, Казанга орынып торган Октябрь бистәсендәге «Яңа Тура» технополисында да ярминкә үткәрә.

Ярминкә бәяләре (килограммнарда)

Сыер ите – 280-320 сум
Бәрәңге – 12 сум
Кәбестә –12 сум
Суган – 15 сум
Сарымсак – 180 сум
Кишер – 16 сум
Чөгендер – 15 сум
Борчак – 10 сум
Алма – 40 сум
Он – 20 сум
Йомырка (бер дистәсе) – 40-60 сум
Бал (килограммы) – 350 сум
Сөт (литры) – 28-30 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X