16+

Ясалма чыршы төчкертмәсен өчен нишләргә?

Яңа ел бәйрәмнәренә санаулы көннәр генә калып бара. Кемнәрдер, инде кар яуганын да көтмичә, чыршы бизәде. Шул көннәрдә генә чыр­шы алырга баручылар да, Яңа ел бизәге булган яшел бичәне бәйрәм төне алдыннан алып кайтып утыртучылар гына да бар.

Ясалма чыршы төчкертмәсен өчен нишләргә?

Яңа ел бәйрәмнәренә санаулы көннәр генә калып бара. Кемнәрдер, инде кар яуганын да көтмичә, чыршы бизәде. Шул көннәрдә генә чыр­шы алырга баручылар да, Яңа ел бизәге булган яшел бичәне бәйрәм төне алдыннан алып кайтып утыртучылар гына да бар.

Яшерен-батырын түгел, Россиягә кертелә торган күп әйберләр хәзер Кытайда җитештерелә. Шул исәптән чыршылар да. Бәйрәм чыршы аркасында бозылмасын өчен аны ничек сайларга? Аллергиядән интегүче кешеләр өчен бу аеруча да кыен мәсьәлә. Андый кешеләргә чыршыны ничек сайларга дигән сорау­га аллерголог һәм иммунолог Елена Бобрикова җавап бирә.

– Ясалма чыршының аллергиклар өчен зыянлы булуы дөресме?
– Биредә төрле яклап карарга кирәк, чөнки нюанслар бар. Ясалма чыршы пластиктан эшләнелә. Әгәр дә чимал яхшы сыйфатлы, югары һәм түбән температурага чыдамлы булса бер хәл. Андый чыр­шының зыяны юк диярлек. Әмма сыйфатлы чыршының бәясе дә арзан түгел.
Әгәр дә пластик арзанлы икән, ул вакытта җылылык батареялары һәм гирляндалар белән җылынып, куркыныч полимерлар бүлеп чыгарырга мөмкин. Ясалма чыршы сатып алганда, аның исенә игътибар итегез. Чыршы салынган савыттан да начар ис килергә тиеш түгел. Бүленеп чыккан әйберләр сулыш органнарына зыян сала. Бигрәк тә бронхиаль астма белән авыручылар өчен мондый чыршылар зыянлы. Бәләкәй балалар өчен дә андый «кунак» файдага булмаячак.

– Ә табигый чыршыга аллергия булырга мөмкинме?
– Чыршы энәләре фитонцид матдәләре бүлеп чыгара. Аларга аллергия булырга мөмкин түгел. Киресенчә, алар безнең организм өчен файдалы. Ылыс исе нерв системасына яхшы йогынты ясый, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә, борын куышлыгы өчен дә файдалы.
Ә иң мөһиме – табигый чыр­шы өйдә бәйрәм мохитен тудыра. Шуңа да Яңа елда традицион чыршыдан тыш, нарат, пихта яисә кедр ботагы алып куйсагыз оттырмассыз.

– Димәк, чын чыршы ясалмасыннан яхшырак булып чыга?
– Аллерголог күзлегеннән караганда, әйе. Әмма агач белән тузан, гөмбәчекләр өйгә кайтмавын карарга кирәк. Чөнки нәкъ менә алар аллергияне кузгатырга мөмкин дә. Шуңа да шикле урыннардан, белмәгән кешеләрдән чыршы сатып алырга киңәш итмәс идем.
Тагын бер әйбер бар: агачның кәүсәләрендәге сумала эфир майларына һәм исле кушылмаларга бай. Алар, чыннан да, аллергиядән интегүчеләрнең борын куышлыгына тәэсир итәргә мөмкин. Мисалга, тузанга аллергия башланырга мөмкин. Әмма бу бик сирәк очраклар һәм сулыш органнарына бәйле хроник авырулар белән интегүчеләргә генә кагыла.

Кулланучылар ни уйлый?

Казан халкын берләштергән социаль челтәрдәге төркемнәрнең берсендә сораштыру уздырганнар. Анда катнашучыларның 70,8 проценты ясалма чыршы куячагын белдергән. 14 проценты исә бөтенләй дә чыршы куярга ниятләми. Калганнары табигый чыршы кую яклы. Шул ук төркемдә чыр­шы кую­га бәйле рәвештә фикерләрен язып калдыручылар да бар.Мисалга, Светлана исемле ханым ел саен Яңа елда сатуга чыгару өчен махсус рәвештә чыршы үстерүләрен язган.

– Бу – бик керемле бизнес. Сүз легаль бизнес хакында бара, әлбәттә. Питомникка барып, 1 мең сумга 3-4 метрлы чыршы яисә нарат сатып алырга мөмкин. Чыршыларны әрәм итәсез, табигатьне имгәтәсез дип чаң сугучылар тыныч йоклый ала, – дигән ул.
Рушан исемле кулланучы исә, хәзер табигый чыршыларны куймыйлар инде, дигән фикердә.

– Табигый чыршы кую СССР заманыннан калган гадәт бит инде ул. Хәзер ясалма чыршылар базарында җаның ниндине тели – шундыйны табарга була. Матуррак та күренә, коелмый да. Ылыс исе иснисе килгәннәр урманга, һавага чыгып йөри ала, – дигән фикердә ул.
– Кисеп алынгач, ул чыршы ничек тере булсын ди инде? «Үле» чыршы куясыз булып чыга түгелме? – дип язган Георгий Петров исемле тагын бер кулланучы.
Любовь Халитова исә: «Мин ясалма чыршы куям. Әмма тәмле ис килеп торсын өчен, берничә ботак чын чыр­шыны вазага утыртам. Аларны хәтта бизәмим дә. Вазадагы суга утырткач, озак та торалар», – дип белдергән.

Ә сез чыршы бизәдегезме әле? Кайсысына өстенлек бирәсез? Чын чыршы озак торсын өчен, нинди серләр беләсез? Безгә дә языгыз.

Лилия МИНСАФИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading