16+

Яшь әниләргә – яңа һөнәр

Яшь әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшсез калган ханымнар хәзер бушка һөнәр үзләштерергә яисә квалификацияләрен күтәрергә хокуклы.

Яшь әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшсез калган ханымнар хәзер бушка һөнәр үзләштерергә яисә квалификацияләрен күтәрергә хокуклы.

Бу хезмәтне аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә күрсәтәчәкләр. Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проект кысаларында тудырылган.

Бала белән ялда булган яшь әниләр яисә эш эзләп интеккән ханымнар өчен чәчтараш, маникюр остасы, аш-су остасы, кондитер, тегүче, ягулык салу станцияләрендә оператор һөнәрләренә өйрәнергә тәкъдим ителә. Бушлай уку өстенә, 12 130 сум күләмендә стипендия дә түләнәчәк.

Казанның Яңа Савин районындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәбәр итүләренчә, өстәмә һөнәр үзләштергән очракта, бала ялындагы хатын-кызга рәсми рәвештә урнашкан эш урыныннан китү мәҗбүри түгел. Шулай ук эш бирүчегә җиткерү дә таләп ителми.

– Бу бит сезнең квалификация күтәрүегез генә. Сез безгә килеп анкета тутырырга, паспорт, СНИЛС, баланың туу турында таныклыгын, белемегез хакында документларны һәм аларның күчерелмәләрен тапшырыр­га тиеш, – дип аңлаттылар үзәктә.
Укулар исә төркемнәр тупланып беткәннән соң башланачак.

Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә машина алу таныклыгы булмаганнарны да машина йөртергә өйрәтәләр. Бала ялында акча түкми генә «права»лы булу өчен шулай ук үзәккә мөрәҗәгать итү кирәк.Әмма автомәктәпләрнең теләсә кайсында түгел, ә эш белән тәэмин итү үзәге белән килешү төзегәннәрендә генә укып була.
Хәзер автомәктәпләрдә уку арзан түгел. Дәүләт исә сезне яңа һөнәрле, «права»лы итә һәм акчаны да янда калдырырга мөмкинлек бирә.
«Бездә андый әйберләр «эшләми» инде, бушка кем бирсен!» – диярсез. Үзем дә элек шулай уйлый идем, әмма бу алай түгел. Чөнки танышларым арасында декрет ялында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша машина йөртү таныклыгы алучылар бар. Алар моның өчен бер тиен акча түләмәде. Имтиханнарны да үзләре тапшырды.

Иң мөһиме – теләк икәнен онытмагыз!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыр очен кая морэжэгать итэргэ? Мин Советский районда торам

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу хезмәтне аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә күрсәтәчәкләр, дигән бит. Центр занятости населения була түгелме соң инде

      Мөһим

      loading