16+

Яшьләр эволюциясе: начармы, әллә яхшымы?

Безнең заманда алай түгел иде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Буыннар, ягъни ата-ана һәм бала проблемасы һәркайчан да актуаль.

Безнең заманда алай түгел иде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Буыннар, ягъни ата-ана һәм бала проблемасы һәркайчан да актуаль.


Кинематограф, әдәбият, музыка әсәрләрендә чагылган бу тематика узган гасырда, бүген һәм киләчәктә дә очраячак...

Кышкы каникулга кайткач, әни белән чәй эчеп, сөйләшеп утыр­ган кичләр шактый булды. Кабат Казанга укырга килгәч кенә, шул вакытларны искә төшереп, туган йортны сагына башлыйсың.

Ләкин сүземнең башы аның турыда түгел иде бит. Менә шул кичләрнең берсендә әни үзенең яшь чагын искә төшереп утырды. Бер мәлне бөтенләй моңаеп, уйга батты, ләкин яшьлеге узганга түгел (анысы да бар, әлбәттә), ә бүгенге яшьләрнең кыйммәтләре үзгәрүенә. 25 елдан артык мәктәптә эшләгән кеше белеп сөйли инде ул. 

– Мәхәббәте дә икенче иде аның. Нинди инде кулга-кул тотынышып йөрү. Капка төбенә чыгып, бер-ике минут сөйләшүләре дә әйбәттән түгел. Берүк, кеше күрә язмасын, оятка калам, дип курка идек. Ә хәзер, өйләнергә дә өлгерми, бергә яшәп аралар... – ди. 
Чынлап та шулай булганмы икән ул, әллә бераз арттырып җибәргәнме шунда әни. 

Әйе, без – бүгенге көн яшьләре, бар нәрсәгә дә башкача карыйбыз. Мәхәббәт булсынмы ул, дуслыкмы, эш яки башка әйберме. Әйтик, шул ук егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр. Баштан матур гына йөриләр дә, аннары бер-бер нәрсә булса, китә җәнҗал, талаш. Җитмәсә үзара гына ул конфликтны чишеп булмый, ә бар дөнья белерлек итеп эшлиләр. Социаль челтәрдәге сәхифәләренә демонстратив рәвештә рәнҗү сүзләрен элеп куялар. Социаль челтәрләр әллә нинди «цитаталар» белән купшыланып беткән инде. Күңелнең һәрбер халәтен тасвирларлык сүзләр табып була анда. «ВКонтакте»ның берәр төркеменә керсәәәң... Һәр икенче кеше – Туфан. 

Мәхәббәт бит инде ул – изге һәм серле әйбер. Урыслар әйт­мешли, «счастье любит тишину». Бар дөньяга «минем егетем чәчәк бүләк итте», «талаштык», «яратам» дигән сүзләрне кычкырып йөрсәң, бәхет синең ишегеңне шакымаячак. Кеше – усал, бер-беренең уңышсызлыгына куанып йөри торган зат. Бу мәсьәләдә без әти-әниләрдән күпкә арттарак. 

Тагын бер тенденциягә игътибар иттем әле. Хәзер модада сентименталь булу. Яшьләр эшләгәнгә караганда, күбрәк уйларга яраталар. Әлеге дә баягы әти-әниләрнең яшь вакытын мисалга алсак, аларда рухи проблемалар арткы планга күчкән. Үзләре җирдән туры йөреп, тыныч кына көн күргәннәр. Кылган гамәлләре дә төпле, киләчәкне уйланып эшләнгән. Алар мәктәпне дә 18дә түгел, 16-17 яшьтә тәмамлаган, укуга карап, эшкә дә кергәннәр, гомер буе бергә булыр­лык итеп өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ниндидер хис-кичереш­ләре булса да, күңел түрләрендә калдырып, алга таба атлаганнар.
Ә бүген бездә андый төп­лелек юк. Гомумән, проблемалардан куркабыз. Депрессия турында әйтеп тә тормыйм. Кайдан чыккан ул чир? Бәлки бу алга киткән технологияләр заманасы белән дә бәйледер? Барысы да кул астында: кызыксындырган мәгълүмат – интернетта, кирәк әйбер – кибеттә. Күбебез авылда үссәк тә, көннәр буе чөгендер басуында «делянкалар» китмәнләп ятмадык, абзарга чыгып сыерын да саумадык. Шул көтү көтеп караган булсак кына инде. Тагын әнинең сүзләре искә төшә: «Бер кайгыгыз да юк сезнең. Эш юктан угаланасыз». Бу юлы – килешәм. 

Гел бетереп ташлады бу яшьләрне дип уйламагыз, мин бит үзем шулар рәтендә. Замана һәм кешеләрнең үзгәрүендә яхшы яклар да бар, әлбәттә. Тиз ияләшү, импульсив, уртак тел таба белү, эзләнүчән булуда безнең алдынгылык. 

Кызлар малайлар белән беррәттән эшлиләр, проектлар булдыралар. Әле феминизм дигән агымны да уйлап таптык, Аллага шөкер. Нишләр идек ансыз. 

Бетмәс сүз, бу темага озак язып була. Тел төбем нәрсә соң? Ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр беркайчан да чишелмәс. Әниләр безне аңламаган кебек, безнең балалар да безне аңламас. Әмма шушы чор кануннарына туры килеп, вакыт белән бергә атлау иң дөрес юл һәм эволюция, минемчә.

Алсу Мансурова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading