16+

«Язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды»

Быелгы язгы кыр эшләре сыйфатлы һәм нәтиҗәле булды. Һава торышы да аяк чалмады. Җылысы да, явым-төшемнәре дә булды. Барысы 2,8 млн гектарда язгы чәчү үткәрелде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

«Язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды»

Быелгы язгы кыр эшләре сыйфатлы һәм нәтиҗәле булды. Һава торышы да аяк чалмады. Җылысы да, явым-төшемнәре дә булды. Барысы 2,8 млн гектарда язгы чәчү үткәрелде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

– Чәчүгә әзерлек эшләре кыштан ук сыйфатлы алып барылу нәтиҗәсендә, язгы чәчүдә сынатмадык. Техника да, кадрлар да әзерлекле иде. Кырларда барысы 10 мең трактор эшләде. Башка еллардагы кебек үк, чәчү структурасында үзгәрешләр юк. 1,5 млн гектар җиргә бөртеклеләр, 900 мең гектарга терлек азыгы чәчелде. 355 мең гектар мәйданны рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек техник культуралар алып тора. Чәчү компаниясе җәмгысы 25 млрд сумга төште, – диде ул.
300 мең гектар җирне күпьеллык үләннәр алып тора. Авыл хезмәтчәннәре беренче печәнгә дә төшкән. 

– Быелгы һава шартлары күпьеллык үләннәр үсешенә уңай тәэсир итә. Дым буенча ел начар түгел. Бер баш терлеккә 30 центнер терлек азык берәмлеге әзерләргә кирәк дигән бурыч куелды, – диде министр урынбасары. 

Соңгы елларда республикада яңа агрочаралар күрелә башлаган. Шуларның берсе – культураларны яфрактан тукландыру. Аның нәтиҗәлелеге дә күренә. Элек 10 мең гектар җирдәге вегетация чорындагы үсемлекне яфрактан тукландырсалар, быел бу эш 1,5 млн гектар җирдә башкарыла. 

Яз башында республикада 150 мең гектарда уҗым культураларының һәлак булуы билгеле булган иде. Аеруча Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары зыян күрде. Барысы 553 мең гектар уҗым чәчелгән булса, шуның 218 гектары югалуга дучар булды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган бер брифингта зыян 1,6 млрд сумны тәшкил итә, бу сумманың күпмедер өлешен кире кайтару өчен килгән зыянны документлар белән расларга тиешбез, дип билгеләп үткән иде. 

Илдус Габдрахманов журналистларга документлар тупланып, Мәскәүгә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына экспертизага озатылуын хәбәр итте. 
– Документлар буенча сораулар туарга тиеш түгел, зыян чынлап та бар, монда сүз чәчү технологиясендәге хилафлыклар турында бармый, ул табигать шартлары белән бәйле, көзен чәчкән культуралар кышка әзерлек белән керә алмады, – диде ул.

Аның сүзләренчә, республикада мондый хәл күптән күзәтелмәгән. 2010 елгы корылык вакытын исәпкә алмаганда. Ул вакытта министрлык Мәскәүдән финанс ярдәмен килгән зыянның 50 проценты күләмендә алган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading