16+

«Әйдә ТНВга!» бәйгесенең финалистлары билгеле!

«Яңа Гасыр» телеканалы бинасында «Әйдә ТНВга!» бәйгесенең финалистлары ачыкланды.

«Әйдә ТНВга!» бәйгесенең финалистлары билгеле!

«Яңа Гасыр» телеканалы бинасында «Әйдә ТНВга!» бәйгесенең финалистлары ачыкланды.

Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыятенең максатчан грантын оту буенча конкурс финалистлары:

1. Энҗе Габдуллина, Актаныш районының 1нче мәктәбе укучысы.
2. Алия Сабирова, Арча районының 5нче гимназиясе укучысы.
3. Алия Сабитова, Әгерҗе районының Тирсә авылы мәктәбе укучысы.
4. Сиринә Сахапова, Лениногорск районының Иске Кувак мәктәбе укучысы.
5. Инзилә Хөсәенова, Азнакай шәһәренең 8нче мәктәбе укучысы.
6. Айзилә Шәймөхәммәтова, Актаныш районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты» укучысы.

«Әйдә ТНВга!» бәйгесенә беренче турга барлыгы 41 эш кабул ителде. Аларның 28е икенче турга үтте. «Мин – кадрда» дип аталган бу турда катнашучылар видеопрезентация тәкъдим итте. Нәтиҗәдә 28 кеше арасыннан 6 кеше финалга үтте. 11 май көнне алар танылган татар журналистларыннан интервью алачак. «Интервью» жанрында узачак конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү. Өченче тур нәтиҗәсендә өч кеше ТНВдан КФУда бушлай белем алуга юллама отачак.
– Финалистларны ачыклау шактый кыен булды. Бик кызыклы эшләр килгән иде. Һәр бала үзенчә тырышкан, казанышлары, биографиясе турында бәян иткән. Без креативлыкка игътибар иттек. Ягъни сюжет оригиналь булырга тиеш иде. Катнашучының үз-үзен тота белүе, үзен тәкъдим итә белүе, эмоциональлек дәрәҗәсе, шулай ук сөйләм теленең чиста, матур булуы, тиешле интонация һәм басым куеп сөйләве безнең өчен мөһим иде. Төрле критерийлар буенча алты финалистны соңгы турга сайлап алдык, – дип сөйләде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина әйтүенчә, финалистларны сайлаганда, жюри әгъзалары арасында бәхәсләшүләр дә булган.

– Жюрида төрле кешеләр бар. Университетта укытучыларга белем бирәсе, оста журналист итәсе, ә безгә ул балалар белән эшлисе, телевизион журналистиканың асылына өйрәтәсе. Шунлыктан һәр кеше үз ягын исәпкә алып эш итәргә тырышты, – ди Сәрия Хәбибуллина.
Шулай да жюри әгъзалары өч финалистны бәхәссез, бер тавыштан сайлаган.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең грантын оту буенча конкурс эшләрен бәяләүче жюри: Әминов Илшат Юныс улы – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры – жюри рәисе; Гарифуллин Васил Заһит улы – КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор; Сафиуллин Илшат Илдус улы – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының беренче урынбасары; Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары; Абдуллина Ләйсән Наил кызы – КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге баш мөхәррире; Гыйниятов Данил Шамил улы – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, ТНВның баш мөхәррире; Хәбибуллина Сәрия Нуретдин кызы – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире.

«Әйдә ТНВга!» конкурсы максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, «Яңа Гасыр» республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading