16+

Йотлыкканда истә тотарга кирәкле 11 КИҢӘШ

1.Тынычланырга, паникага бирелмәскә.

1.Тынычланырга, паникага бирелмәскә.

2.Кешене арткы яктан кочып, корсагының өске өлешен каты һәм кинәт кысарга кирәк. Бу вакытта баш аска караган булырга тиеш. Үзең генә булганда урындык башына, өстәл кырыена таянып, эчнең өске өлешенә басарга кирәк.

3.Тирән сулыш алып йөткерергә тырышыгыз.

4.Баланы башын йөзтүбән каратып, аягыннан селкергә була.

5.Әгәр дә балык кылчыгы кадалган икән, ЛОР белгеченә барырга киңәш ителә. Әгәр дә бала берәр нәрсә йотканнан соң, ике көн дәвамында йөткерә, аның температурасы күтәрелә икән, табибка барырга кирәк.

6.Ашаганда йотлыкмас өчен нишләргә?

7.Ашыгып ашамаска, аяк өсте капкаламаска.

8.Ашаганда сөйләшмәскә.

9.Авызда конфет, сагыз бар килеш йоклап китү куркыныч.

10.Авызга әйбер капкан килеш балалар уйнамаса, йөгермәсә яхшырак.

11.Кечкенә балаларга вак кисәкләре булган уенчыклар бирмәскә кирәк.

Фото: skazhistraham.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X